ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ: Актаныш районының 80 педагогы “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында җиңүгә дәгъва кыла

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Актаныш районында “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. 
Конкурс үз алдына талантлы педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогларның социаль статусын һәм укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, шулай ук иң яхшы укытучыларның инновацион педагогик тәҗрибәсен тарату кебек алмаксатлар куя. 


Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең беренче туры октябрь аенда мәктәпләрдә үткәрелсә, 16 - 24 декабрь көннәрендә Актаныш районының иң оста педагоглары “Муниципаль этап җиңүчесе” титулы өчен көрәшәчәк. 


Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Рәмис Нуруллин быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдерүче педагогларның санын артуын билгеләп үтте: 


- Бер генә мәктәп тә “Ел укытучысы-2020”гә катнашудан баш тартмады – шунысы сөенечле. Җиде номинацияне үз эченә алган бәйгегә 80 педагог җәлеп ителгән. Муниципаль этапны “Ел укытучысы” һәм “Иң яхшы математика укытучысы” номинациясендә осталыкларын күрсәтүче педагоглар ачып җибәрде. Бәйге Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләрендә оештырылды, - дип, бәйге хакында бәян итте Рәмис Зинарис улы. 


Шунысы игътибарга лаек, Актаныш районы укытучылары Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабына югары дәрәҗәдәге әзерлек белән килгән. 


- Беренче көнне үк мондый әзерлекне күрү күп нәрсә хакында сөйли. Димәк, педагогларыбыз өчен бәйгенең әһәмияте бик зур. Бүген “Ел укытучысы” бәйгесендә Актанышның беренче санлы мәктәбеннән - география, Пучы, Богады мәктәпләреннән – рус теле, Такталачыктан – физик культура, Яңа Әлем мәктәбеннән җәмгыять белеме фәне укытучылары катнашты. Математика фәне буенча үз осталыкларын Актанышның беренче санлы мәктәбе, кадет-интернат, Иске Кормаш, Мари Суыксуы мәктәпләре педагоглары сынады. Катнашучыларның һәркайсы тирән белемгә ия булуын, үз эшчәнлегенә таянып, мөстәкыйль фикерләүче, тирән белемле, югары зәвыклы шәхес тәрбияли алуын бәйге барышында анык күрсәтә алды, - дип искәртте урынбасар. 


“Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үз эченә ике биремне ала: аның беренчесе 45 минутлык дәрес булса, икенчесе – 20-25 минутлык класстан тыш чара. 


- Актаныш районында үткән әлеге бәйге номинацияләрнең күплеге белән аерылып тора. “Сүз уңаеннан, без быел да, “Ел укытучысы” бәйгесе кысаларында, иң яхшы математика, инглиз теле, татар теле, башлангыч сыйныф укытучыларын ачыклаячакбыз. Быел нәкъ менә татар теле укытучыларының күп санда катнашуын искәртми мөмкин түгел. Шулай ук бәйге барышында “Педагогик дебют” номинациясе дә үз иясен табачак, - ди Рәмис Нуруллин. 


Актаныш районында сигез көн дәвам итәчәк “Ел укытучысы” бәйгесе беренче, икенче санлы мәктәпләр, гуманитар гимназия, Пучы, Иске Байсар, Яңа Әлем, кадет-интернат мәктәбе базаларында оештырыла. База сайлаганда нәкъ менә класстагы укучыларның күплеге исәпкә алынган. 


- Быел да Актаныш педагоглары тарафыннан тәкъдим ителгән дәресләр кызыклы формалары, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнары, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысуллары белән аерылып торыр дигән өметтә калабыз, - дип, Рамис Зинарис улы һәр катнашучыга уңышлар теләде. 


Гадәттәгечә, быел да тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә җиңүгә ирешкәннәргә район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләре, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырылачак. Районыбыз укытучылары сынатмас, үз осталыкларын әле республика дәрәҗәсендә дә күрсәтә алырлар дигән өмет-ышанычта калыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International