14 декабрь көнне хакимият бинасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашында үткән чарада район күләмендә үткән инвалидлар ункөнлегенә, шул исәптән Актанышта егерменче тапкыр гамәлләштерелгән “Игелек марафоны”на йомгак ясалды.

Марафон нәтиҗәләре белән залда утыручыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырды.
Быел да, шөкер, Актаныш районы халкы мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга саллы матди ярдәм күрсәтте. Шул рәвешле без янә бер тапкыр үзебезнең олы йөрәкле, мәрхәмәтле икәнебезне исбат иттек. Билгеле, марафон аша ярдәм күрсәтү ул һәркемнең шәхси эше. Үзе сау-сәламәт булган кеше өчен елга бер тапкыр игелек кылу – саваплы гамәл. Моны райондашларыбыз да аңлап кабул иткәндер, дип ышанасы килә.
.jpg)
“Игелек марафоны”н муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов Кешелеклелек бәйрәме дип атады. Аның сүзләрендә хаклык ярылып ята – изге гамәлебез белән без табигать тарафыннан кыерсытылганнарга киләчәккә кечкенә генә өмет бүләк итә алганбыз икән, димәк, ике дистә еллык тарихы булган марафон Актанышта юкка үткәрелми.
Ләйсән Фоат кызы марафонда катнашкан һәр оешманың, һәр тармакның җыелган суммасын аерым атады. Гадәттәгечә, быел да игелек үрнәген беренчеләрдән булып район башлыгы Энгель Фәттахов, хакимият вәкилләре күрсәтте. Район Советы, башкарма комитеты вәкилләре тарафыннан күрсәтелгән ярдәм күләме 52 300 сум, моның өстенә бюджеттан “Игелек марафоны”на 100 000 сум акча бүленгән. Җирлекләр игелекле эшкә 52 000 сум белән катнашкан. Райондагы төзелеш оешмаларыннан җыелган хәйрия акчасы 160 000 сумны тәшкил иткән. Әйткәнемчә, бу сумма сорап алына торган сумма түгел. Әмма ел дәвамында бәяләре миллионнар белән исәпләнгән объектлар тапшырган төзелеш оешмаларының елга бер оештырылган “Игелек марафоны”на саллырак суммалар белән килү мөмкинеге дә бар кебек...
Район җирлегендәге оешма-предприятиеләр иналидларга 249 000 сумнан артык акчалата ярдәм күрсәткән, социаль сферада хезмәт куючылар тарафыннан исәп-хисап счетына 312 000 сум акча күчерелгән.
Эшмәкәрләрдән җыелган акчалата ярдәм күләме – 212 000 сум, әлеге сумманың 121 500 сумы хисап счетына салынса, калганы – адреслы ярдәм.
Бу юлы да мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга иң саллы ярдәмне мәгариф оешмалары һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре ирештергән. Мәгариф хезмәткәрләре чара өчен бер көнлек хезмәт хакларын биргән. Нәтиҗәдә, 600 000 сум акча тупланган. Хуҗалыклардан, шулай ук шәхсән хуҗалык рәисләреннән җыелган гомуми сумма 627 500 сумны тәшкил иткән.
Быел да “Игелек марафоны”на шәхси гражданнарның битараф калмавы сөендерде. Киң күңелле райондашларыбыз гомуми суммага 139 000 сум күләмендә ярдәм өстәгән.
Нәтиҗәдә, Актанышның егерме яшьлек марафонында быел 1 998 000 сумлык ярдәм җыелган. Моннан тыш 528 000 сумлык адреслы ярдәм күрсәтелгән. Чыннан да, Актаныш халкы үзенең игелекле икәнен күрсәтте. Савабы меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын, мәрхәмәтле райондашлар!
Әйе, бөтен район белән катнаштык кебек “Игелек марафоны”на, әмма, ни кызганыч, арада янәшәбездә гомер кичерүче иналидларның яшәешенә, тормыш-көнкүрешенә битараф калган оешмалар барыгы да ачыкланды. Аларны Ләйсән Нурлыева аерым атады.

Районыбыз территориясендә эшчәнлек җәелдергән "Азнакайнефть", Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү оешмалары, “Авиценна” даруханәсе, 73 санлы АЗС, социаль иминиятләштерү фонды әнә шулар сафында.
Атналык киңәшмәдә Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе Фидаил Минһаҗев марафонда катнашмау сәбәбен аңлатырга омтылды.
Җитәкче тарафыннан әйтелгән “быел авыррак булды инде” дигән җөмлә, мөгаен, күпләрне аптырашта калдыргандыр. Ә кемгә җиңел соң бүген, Фидаил әфәнде? Гомерен урын өстендә үткәрергә мәҗбүр булган авыр хәлдәге инвалидкамы? Райондагы табигать тарафыннан инвалид булырга хөкем ителгән 88 балага җиңелме? Әллә аларны тәрбия кылганнаргамы? Яисә, инвалидларга ярдәм итәр өчен хәләл хезмәт хакыннан өлеш чыгарырга күңеле җиткән эшче-хезмәткәргәме?
УЭНКВ оешмасында бүген 56 кеше хезмәт куя. Сау-сәламәт булганга шөкер итеп булса да җыярлык сумма хакында бара бит сүз. Игелекле райондашларыбызның исеменә тап төшермәскә иде дә бит, тик...