Актаныш районында мәктәп укучылары арасында олимпиада хәрәкәте дәвам итә. Бүген, 16 декабрь көнне, “Яшьлек” МҮдә татар теле буенча олимпиадага нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр аталды.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.