ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Тәмле көнчыгыш ризыклары: чебурек, самса, шашлык әзерләп Актаныш халкының ихтирамын яулаган Азат Салаев 23 ел инде безнең районда яши. Шул чор эчендә үзенең туган туфрагы Үзбәкстан белән элемтәләрне саклап тота ул.

Ел саен туган-тумачалары белән күрешергә кайта. Актаныштагы үзбәк кардәшләре белән аралашып яши. Хатыны белән балаларын үзбәк гореф-гадәтләре белән тәрбияли. Гаиләдә туган телдә сөйләшүләре үрнәк гамәл.

13 декабрь көнне Азат әфәндегә милләттәшләре белән очрашырга тагын бер җай чыкты: 22 декабрьдә булачак Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар уңаеннан “Яшьлек” мәдәни үзәгендә шушы ил гражданнары өчен алдан тавыш бирүләр оештырылды.


15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

14 декабрь  иртәсендә Чулман (Кама)  елгасының Удмуртия республикасы Каракүл районы территориясенә караган өлешендә җан өшеткеч фаҗига теркәлә. Кар чанасында хәрәкәт иткән өч балыкчы су астына китә.  (Балыкчылар санының дүртәү булу фактын коткаручылар рәсми төстә кире какты). Агыйдел белән Чулман  елгалары кушылган урында килеп чыккан гадәттән тыш хәл урынына Актаныш районы коткаручылары да  җәлеп ителә.

Авыл халкы зиратларны рәсмиләштерүгә шикләнеп карый. Әгәр зиратлар “Сәнәгать һәм махсус хезмәтләр өчен” категориясенә кертелсә, биредә җирләү урыннары, җирләү эшләре түләүлегә әйләнмәсме, дигән уй борчый аларны. Хәер, алай булмас, дигән  гарантия биреп булмый бу очракта, чөнки шәһәр җирендә якыныңны соңгы юлга озату эше үтә дә керемле кәсепкә әйләнде.


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 30 ноябреннән   14 декабрьгә  кадәр аралыкта Россия ЭЭМ ның Актаныш районы буенча бүлегендә 88 хәбәр теркәлгән. 2 атна дәвамында  4 җинаять  эше, 9 административ эш кузгатылган.

Тиздән мәктәпләрдә укучылар көтеп алган кышкы каникуллар башланачак.

Бүген хакимият бинасында  Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр үткәреләчәк.

Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр: фаразланмый.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. 

Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -8..Һаваның максималь температурасы көндез -5º..-7º. 

Юлларда бозлавык.

Илгизә Әхмәтгалиеваны гомер бәйрәме - 55 яшь тулган көне белән бүген атналык киңәшмәдә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәбрикләде.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренең атналык киңәшмәсе булды.  

Мәктәп ашханәләрендә туклануны район җитәкчелеге җитди игътибарга алды.

Бу уңайдан ата-аналар, укучыларның туклануга бәйле фикер-тәкъдимнәрен белү максатыннан махсус сайт эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International