Татарстанда зиратларны тәртипкә китерү буенча шактый актив хәрәкәт 2018 елдан башланды. Республика муниципаль берәмлекләргә мәңгелек йортларны рәсмиләштерергә, ягъни документлаштырырга дигән бурыч куйды.
Бүгенге көндә Актаныш районында 127 зират исәпләнә. Бу – 26 авыл җирлегендә урнашкан мәңгелек йортлар. Иске Богады, Татар Суыксуы җирлекләрендә аларның саны сигезгә җитсә, Актанышбаш, Әтәс, Иске Сәфәр, Иске Кормаш, Уразай, Яңа Әлем, Чалманарат, Аккүз җирлекләрендә зиратлар алтау. Аеш авыл җирлегендә мәңгелек йортлар икәү. Билгеле, кайбер зиратлар хәзер инде кулланылышта да түгел – андыйларда, каберлекләргә урын булмау сәбәпле, җирләү эшләре башкарылмый. Әмма мондый зиратларның да бүген рәсми документлары булу мәҗбүри.
Кызганычка каршы, Татарстан буенча караганда, Актаныш районында зиратларны рәсмиләштерү хәрәкәте шактый аксый. Хакимият бинасында үткән шимбә киңәшмәсендә бу хакта район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова хәбәр итте.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүген райондагы 127 зиратның нибары 22се генә документлаштырылган. Сүз дә юк, зиратларны рәсмиләштерү җирле җитәкчеләрне тагын бер “кәгазь боткасы”на күмгән, чөнки бу эш белән нәкъ менә алар шөгыльләнә. Мәңгелек йортларның авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашуы да өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Зиратларны документлаштыру авыл биләмәсенең генераль планына да үзгәреш кертергә мәҗбүр итә – кыскасы, бу процесс шактый ук чыгымлы да. Тик закон куйган таләпләргә каршы килеп булмый, шуңа күрә җирлек башлыкларына бу эшне мөмкин кадәр тизрәк башкарып чыгу таләп итеп куеды.
Зират җире федераль закон нигезендә “Сәнәгать һәм махсус хезмәтләр өчен” категориясенә керергә тиеш. Актаныш районындагы 66 зират документы бу нисбәттән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына юлланган. Тик менә Аеш, Аккүз, Иске Айман, Иске Богады, Кәзкәй авыл җирлекләрендә бу юнәлештә хәрәкәт аеруча әркен бара.
Авыл халкы исә зиратларны рәсмиләштерүгә шикләнеп карый. Әгәр зиратлар “Сәнәгать һәм махсус хезмәтләр өчен” категориясенә кертелсә, биредә җирләү урыннары, җирләү эшләре түләүлегә әйләнмәсме, дигән уй борчый аларны. Хәер, алай булмас, дигән гарантия биреп булмый бу очракта, чөнки шәһәр җирендә якыныңны соңгы юлга озату эше үтә дә керемле кәсепкә әйләнде. Авылларда исә кабер урыны түләүсез, кешене соңгы юлга озату халык ярдәме белән бушлай башкарыла. Актаныш районында да җирләү буенча махсус хезмәтләр оештыруны халык әлегә артык кирәксенми. Тик менә кайбер авылларда кабер казырга кеше булмау очраклары ешайганнан ешая, шулай булгач, рәсмиләштерелгән зиратка кереп яту өчен дә тора-бара акча сорый башласалар, гаҗәпләнәсе түгел. Иң мөһиме, үлемтеккә җыйган маяң җитәрлек булсын, җитми икән – ничек тә яшәргә кирәк инде...