Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар уңаеннан “Яшьлек” мәдәни үзәгендә шушы ил гражданнары өчен алдан тавыш бирүләр оештырылды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Тәмле көнчыгыш ризыклары: чебурек, самса, шашлык әзерләп Актаныш халкының ихтирамын яулаган Азат Салаев 23 ел инде безнең районда яши. Шул чор эчендә үзенең туган туфрагы Үзбәкстан белән элемтәләрне саклап тота ул.  Ел саен туган-тумачалары белән күрешергә кайта. Актаныштагы үзбәк кардәшләре белән аралашып яши. Хатыны белән балаларын үзбәк гореф-гадәтләре белән тәрбияли. Гаиләдә туган телдә сөйләшүләре үрнәк гамәл.

13 декабрь көнне Азат әфәндегә милләттәшләре белән очрашырга тагын бер җай чыкты: 22 декабрьдә булачак Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар уңаеннан “Яшьлек” мәдәни үзәгендә шушы ил гражданнары өчен алдан тавыш бирүләр оештырылды. 

Бүген Актаныш районында 32 Үзбәкстан гражданы яши. Аларның барысы да алдан сайлауда катнашты. Сәяси чарага Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насрыев килде. Ул сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

- Үзбәкстанның киләчәге безнең өчен дә мөһим. Шуңа күрә Актаныштагы үзбәкләр барыбыз да җыелып сайлауга килдек. Без татар халкын, аның традицияләрен хөрмәт итәбез. Үзебезнең гореф-гадәтләрне дә онытмыйбыз. Аралашып торабыз, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Район башлыгы Энгель Фәттаховка безгә игътибарлы мөнәсәбәттә булуы өчен рәхмәт әйтәм,- диде Азат Салаев.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International