БОЗ ӨСТЕНДӘ ӘҖӘЛ САГАЛЫЙ: Чулман елгасында ике балыкчы батып үлгән, өченчесен коткарганнар

2019 елның 15 декабре, якшәмбе

Су объектларында куркынычсызлык таләпләрен санга сукмаучыларга гаять куркыныч чор башланды. Андыйлар, ни кызганыч, үз битарафлыклары өчен артык кыйммәт бәя – гомерләре белән түлиләр. Коткаручылар боз өстендә булу куркыныч икәнлеген даими искәртеп торсалар да, балык тотарга теләүчеләр кимеми. Балыкчылар һаман бозга керә тора, боз астына китә тора. Иң аянычы - су астына, дөресрәге, боз астына китүчеләр  җир өстенә мәет буларак чыгарыла.

14 декабрь  иртәсендә Чулман (Кама)  елгасының Удмуртия республикасы Каракүл районы территориясенә караган өлешендә җан өшеткеч фаҗига теркәлә. Кар чанасында хәрәкәт иткән өч балыкчы су астына китә.  (Балыкчылар санының дүртәү булу фактын коткаручылар рәсми төстә кире какты). Агыйдел белән Чулман  елгалары кушылган урында килеп чыккан гадәттән тыш хәл урынына Актаныш районы коткаручылары да  җәлеп ителә.

Ни кызганыч,  өч ир-атның берсен генә коткару насыйп була. 1964 елгы “бәхетле” балыкчы  хастаханәдә. Ә менә 1968 һәм 1976 елгы бәла-балыкчыларны әҗәл боз астында көтеп торган – аларны коткарып калып булмый. Водолазлар җир өстенә ир уртасы адәмнәрнең  җансыз гәүдәләрен  генә чыгара.

Кар чанасында боз өстенә  чыкканда  ир-атларның нинди хәлдә булуы әлегә билгеле түгел. Һәлак булган кешеләрнең төгәл үлем сәбәпләрен  экспертлар билгеләячәк.

"Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче  янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗановбу нисбәттән янә райондашларга мөрәҗәгать итә:

- Без генә түгел, боз үзе дә сак булырга кирәклеген саллы мисаллар белән аңлатып тора. Шушы чорда боз астына китү фактлары даими теркәлә. Боз өстендә саклык чаралары үтәлмәсә, нәтиҗәнең ни дәрәҗәдә аяныч булуын күреп, ишетеп торабыз. Бигрәк тә  балыкка йөрүчеләр моны аңлап, бозга чыгудан тыелып торсын иде. Коткаручылар оештырган рейдларда без бу хакта еш сөйлибез – колак салыгыз! Балаларыгызны үзләрен генә сулыкларга чыгармагыз, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә үзегез дә кисәтүләргә битарафлык күрсәтмәгез. Гел булмый, бер генә була, - дип искәртә Илназ Илдус улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International