2019 елның 30 ноябреннән 14 декабрьгә кадәр аралыкта Россия ЭЭМ ның Актаныш районы буенча бүлегендә 88 хәбәр теркәлгән. 2 атна дәвамында 4 җинаять эше, 9 административ эш кузгатылган.
Җинаять эшләренә тукталсак, алар түбәндәгеләр:
- 8 ноябрь көнне билгесез зат Актаныш авылының бер күпфатирлы йорты подъездынан велосипед урлый. Зыян күләме 8 000 сум итеп билгеләнә. Караркны ачыклау буенча тикшерү эше бара.
- 26 ноябрь көнне Яңа Әлем җирлегендә 23 яшьлек ир-егет шушы авыл гражданкасына карата үтерү сүзләре белән яный. Янаучыга карата җинаять эше кузгатылган.
- 2 декабрь көнне Әҗәкүл авылында 1979 елгы ир-ат мәете табыла. Әлеге җинаятьне кылуда 1957 елгы граждан шикләнелә.
- 11 декабрь көнне Пучы авылында бер хатын-кыз исерек хәлдә булган ир-атның банк картасын урлый һәм аның ярдәмендә төрле кибетләрдән 30 000 сумлык товар сатып ала.
Шушы аралыкта Актаныш районы территориясендә үз-үзенә кул салу факты да теркәлгән. Декабрьнең беренче көнендә Югары Богады авылында гомер кичерүче 1931 елгы бабай үз теләге белән якты дөньядан киткән.
30 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр аралыкта исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 4, вак урлашу буенча - 1, тән җәрәхәтләре ясау факты буенча 3 беркетмә төзелгән. Шулай ук бу чорда 165 юл-транспорт хәрәкәтен бозу очрагы һәм 8 юл һәлакәте теркәлгән.
Бу хакта Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә.