Бүген – 14 декабрь көнне Актанышның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар ит, сөт ризыклары, бал, яшелчә, икмәк ризыклары белән Чаллы шәһәр ярминкәсендә сату итте. Шәһәр халкы әлеге товарларны бик теләп сатып ала, икенче килешкә заказ да биреп җибәрә.
Актанышлылар Ипподром буенда агросәнәгать паркы территориясендә сату итте.
Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер, сарык ите, кош ите (каз, үрдәк, тавык, күркә), сөт һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчә, камыр ризыклары һәм башкалар тәкъдим ителде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр үткәреләчәк.