Илгизә Әхмәтгалиева Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде

2019 елның 14 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы, Актаныш районы икътисадын үстерүдәге күпьеллык тырыш хезмәте, Актаныш районының социаль-иктисадый үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне һәм 55 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан район финанс-бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге җитәкчесе Илгизә Хәмит кызы Әхмәтгалиева Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Илгизә Хәмит кызы районның исәп-хисап һәм финанс системасында егерме елдан артык хезмәт куя. 2007 елдан ул Актаныш районының финанс-бюджет палатасында исәп-хисап бүлеген җитәкли.

Илгизә Әхмәтгалиеваны гомер бәйрәме - 55 яшь тулган көне белән бүген атналык киңәшмәдә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәбрикләде.

Хезмәттәшебезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә һәрвакыт шулай яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ярдәмчел, яраткан остазыбыз булып калыгыз. Гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International