Актаныштагы брифинг коронавирус үтеп керү һәм таралу куркынычын булдырмауда күрелгән чаралар, профилактик эшчәнлеккә багышланды. Брифинг эшендә район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхсән катнашуы ук коронавирус буенча вәзгыятьнең гади булмавын дәлилләде.
.jpg)
16 март көнне Актаныш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова икенче тапкыр әни булды.
.jpg)
Канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайта башлады. Быел да Такталачык мәктәп-интернаты укучылары аларны каршыларга ныклап әзерләнделәр.
.jpg)
17 март көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, эшкә урнашу, килешү шартларын үтәүдә хокуклар сакланмау буенча булды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш авылында тулы бер чаралар комплексын үткәрде. Чараларның төп максаты – район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
“Кавыштыру кичләре”нең чираттагы 16 март көнне Әтәс авыл җирлегендә оештырылды. Пучы, Теләкәй, Түке, Татар Суыксуы җирлекләрендә көн күргән буйдаклар кызлар күзләде биредә. Әтәс авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле уен-тамаша егет-кызларның төрле яклап сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән иде. Залга җыелучылар рәхәтләнеп күңел ачты, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте. Хәзер инде нәтиҗәсен көтәбез.
.jpg)
Быел “Чишмә” агрофирмасы ун берәмлек тракторны һәм өч тагылма коралны техник карауга әзерләгән.
- Барлык техника да төзек. Барысында да ут сүндергечләр, аптечкалар бар. Тормоз, руль системасы, тышкы яктырту җайланмалары төзек. Безнең тарафтан дәгъва юк, - дип бәяләде район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов.
.jpg)
Юк, һич куркыныч түгел, ди 103 санлы янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. Әгәр су биеклеге 3 метр 80 см-га җитсә, бу очрак критик санала.
.jpg)
Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Хәзерге вакытта Чүпрәле районында ун меңгә якын савым сыеры исәпләнә. Аларның 5319ы шәхси хуҗалыкларда асрала. Шәхси сөт терлекләренең 50 проценты гына, әмма, ясалма орлыкландыру ысулы белән каплатыла, башка милеккә караган авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул күрсәткеч 75 процентны тәшкил итә.
Мондый очракта сез товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итә аласыз.