ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар

Бүген Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан семинар-киңәшмә узды. Семинарда катнашучы җитәкче-белгечләр берочтан агрофирманың терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән танышты. Чөнки терлекчелек өлкәсендәге уңышлар турыдан-туры үсемлекчелек белән бәйле. “Актаныш” агрофирмасындагы семинарда бу аеруча ачык чагылды. Бүген “Актаныш” агрофирмасы тәүлегенә 30 тонна сөт савуга иреште. 

18 март көнне  Чалманарат авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе - тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” дип аталган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
Җирлек башлыгы Камил Әхмәтов белән “Наратлы” хуҗалыгы рәисе Алмаз Мосабиров һәр тыл хезмәтчәненең йортында булып, мөхтәрәм затларга Рәсәй бүләген зурлап тапшырды.

18 март көнне җирлек башлыклары,  аларның сәркатипләре, авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче фельдшерлар катнашында үткән видеокиңәшмәнең җеп очы да демографиягә барып тоташты.  Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова инициативасы белән башланып киткән мондый төр кече киңәшмә  киләчәктә ай саен 25 форма алдыннан гамәлләштереләчәк. Кварталга бер исә  бу чара күзгә-күз очрашу формасында  шушы составны алдан билгеләнгән бер  җирлектә туплаячак. 


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Богады мәдәният йорты Иске Богады һәм Яңа Богады авылларының уртасында 1969 елда сафка баса. "Коммунизмга" колхозының күтәрелеш алган чаклары бу. Авылның мәдәният йорты да гөрләп тора. Авыл яшьләре концерт-спектакльләр куеп, районга республикага таныла. Урта буын, өлкәннәр өчен дә клубта бәйрәм-чаралар еш оештырыла.

Авыл җирлекләрендә юбилей медальләрен тапшыру чарасы 17 март көнне Яңа  Әлем авыл  җирлегендә дәвам итте. Бүгенге көндә җирлектә 15 тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Бу көнне 12 әлемле юбилей бүләкләрен кабул итеп алды.

18 мартта Дәүләт Думасы беренче укылышта хәрби һәйкәлләрне һәм каберлекләрне юк иткән яки зыян күргән өчен җинаять җаваплылыгын билгели торган закон проектын кабул итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда көзге культураларны күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Бүгенге көнгә бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш районнары керештеләр.

Дөньяга һәр кешенең аваз салуы зур өметләр, дулкынландыргыч хисләр белән озатыла. Актаныш авылында яшәүче Лилия һәм Айзат Закировлар гаиләсе дә шушы көннәрдә  мондый бәхетле минутларны кичерде, аларның гаиләсендә ир бала туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International