Бүген Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан семинар-киңәшмә узды. Семинарда катнашучы җитәкче-белгечләр берочтан агрофирманың терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән танышты. Чөнки терлекчелек өлкәсендәге уңышлар турыдан-туры үсемлекчелек белән бәйле. “Актаныш” агрофирмасындагы семинарда бу аеруча ачык чагылды. Бүген “Актаныш” агрофирмасы тәүлегенә 30 тонна сөт савуга иреште. Җитәкче Рамил Вәлиев сөт җитештерүнең артуын савым сыерларына ел әйләнәсе кукурузадан ясалган картаж бирүдә дип саный. Бодай һәм арпадан эшләнгән фуражны агрофирмада малларга бирүдән туктаганнар. Кукурузаның чәчүлек мәйданнарын арттырганнар, быелгы язда 1400 га чәчәчәкләр. Быелгы яз гадәттәгедән иртәрәк килә. Шуңа күрә барлык орлык симәнәсен иртә яздан ук өчен әзерләп куелган.
Агрофирма тагын бер яңалыгы белән шаккаттырды: хәзер фермадагы сыерлар саву залына кергәндә аякларын перекисьлы, уксуслы эремәдә юып керәчәкләр. Дезинфекция төрле авырулардан дәва: бигрәк тә тояк чиреннән котылырга ярдәм итәчәк. Бу яңалык семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.