Богады мәдәният йорты «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында быел яңадан сафка баса.
Богады мәдәният йорты Иске Богады һәм Яңа Богады авылларының уртасында 1969 елда сафка баса. "Коммунизмга" колхозының күтәрелеш алган чаклары бу. Авылның мәдәният йорты да гөрләп тора. Авыл яшьләре концерт-спектакльләр куеп, районга республикага таныла. Урта буын, өлкәннәр өчен дә клубта бәйрәм-чаралар еш оештырыла.
.jpg)
1990 елда мәдәният йортына капиталь төзекләндерүдән соң кабат үз ишекләрен ача.

Хәзергә кадәр клуб хезмәткәрләре үз көчләре белән бинаны тәртиптә тоталар.
.jpg)
Бүген мәдәни учак, ниһаять, яңа сулыш алырга җыена, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында клубка капиталь төзекләндерү үткәрелә башлады.

Бу җаваплы төзү-төзекләндерү эшенә районның ПМК-4 оешмасы алынган.

Богады Мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова, клуб ябылса да, җирлектә мәдәни тормыш тукталмады, ди.