2020 елга аяк басканда, Актаныш районы үз алдына саллы бурыч куйды: ул да булса, үлем динамикасын киметү бәрабәренә, демографик вәзгыятьне җайга салу. Икенче төрле әйткәндә, кеше гомеренең кадерен аның вафатыннан соң түгел, ә адәм баласы исән чагында ук аңлап, шушы гомеркәйләрне саклап калу юнәлешендә нәтиҗәле эш оештырырга өйрәнү.
18 март көнне җирлек башлыклары, аларның сәркатипләре, авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче фельдшерлар катнашында үткән видеокиңәшмәнең җеп очы да демографиягә барып тоташты. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова инициативасы белән башланып киткән мондый төр кече киңәшмә киләчәктә ай саен 25 форма алдыннан гамәлләштереләчәк. Кварталга бер исә бу чара күзгә-күз очрашу формасында шушы составны алдан билгеләнгән бер җирлектә туплаячак. Киңәшмәнең максаты – җирлекләрдәге объектив яшәешне үзара анализлап, теге яисә бу юнәлештәге кимчелекләрне төзәтү, ай эчендә җирлекләрдә теркәлгән үлем очракларына ачыклык кертү, кеше гомерен саклап калуда җаваплы затлар тарафыннан башкарылган эшләрне барлау.
Бу юлы видеокиңәшмә эшендә район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Анжелика Хөсәенова катнашты. Баш табиб урынбасары җирлек башлыкларына, медицина хезмәткәрләренә коронавирус буенча оператив ситуацияне хәбәр итеп, бүгенге көндә әлеге авыру буенча гамәлдә булган профилактик чаралар белән таныштырды.
Алга таба сүзне Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина алды. Үз чыгышында Гүзәлия Гыйлемгали кызы җирлек, аның халкы буенча мәгълүмат ирештерде. Татар Суыксуы – район территориясендәге иң зур җирлекләрнең берсе булып санала. Җирлекнең алты авылында 1 614 кеше гомер кичерә. Шуларның 604е – хезмәт яшендә булса, 453 кеше – лаеклы ялда.
Билгеле, зур җирлекнең проблемалары да кечкенә түгел. Аларның иң актуальләре исемегендә халыкның картаюы, үлүчеләрнең туучыларга караганда шактый күп булуы, спитлы эчемлек куллануның үсеше, буш ихаталарның артуы. Буш йортлар сатылган очракта да, аларга, читләр хуҗа була, бу исә, теләсәң-теләмәсәң дә, җирлек халкының төрлеләнүенә китерә. Шулай да хәзер җирлек башлыгы тарафыннан мондый йортлар махсус контрольгә алынган, кайткан-киткән кешеләр, кызыксынучылар буенча даими информация тупланып тора.
Эчкечелек булган җирдә, кызганычка каршы, тотнаксыз яшәү рәвеше очраклары, авыр гаиләләр теркәлми калмый. Бүген җирлектә эчүчелек белән ныклап шөгыльләнгән биш гүзәл зат вәкиле исәпләнә. Мактана торган сан түгел бу, әмма яшереп калдырырга да ярамый мондый ачы хакыйкатьне…
Татар Суыксуы җирлегендә үлем динамикасының югары булуы аеруча нык сизелә. 2019 елда гына да җирлектә 24 кеше вафат булган, туучылар исә нибары дүртәү генә. Иң аянычлысы, агымдагы елның ике аенда алты кешене мәңгелек йортка озатканнар, шуларның дүртесе – эш яшендә. Җир җимертеп эшләп, рәхәтләнеп яшәргә тиеш кебек тоелган бу кешеләрнең үлем сәбәбе яман шеш икәне ачыклангач, тагын да тетрәнеп куясың...
Видеокиңәшмәдә җирлекнең демографик ситуациясенә анализ ясаган Татар Суыксу участок шифаханәсе баш табибы Наилә Әминова чыгышы да һәркемне борчуга салыр дәрәҗәдә авыр иде. Участок хастаханәсе Татар Суыксуына караган җирлекләрдән тыш, Күҗәкә авыл җирлеге халкының сәламәтлеген дә кайгырта. Бүген табибәне диспансер учетта торучыларның бик күбендә югары кан басымы булу урынлы борчый, йөрәк-кан тамыры авырулары да дистәләп исәпләнә биредә, иң куркынычы – илледән артык кеше яман шеш буенча исәпкә куелган... Юкса, Наилә Әминова җитәкчелек иткән амбулатория хезмәткәрләре, авыллардагы фельдшерларның тырышлыгы белән халык тикшеренүләрне үз вакытында үтеп тора, дәвалану да бирелә. Үлем очраклары гына кимеми. Февраль аенда җирлектә ике эш яшендәге кешенең үлеме теркәлгән. Район буенча бу сан бишне тәшкил итә. Әтәс, Киров, Иске Богадыда берәр очрак. Җыелышта һәр үлем сәбәбе аерым каралды, фельдшерлар вафат булучының яшәү рәвешен, тикшеренү үткән вакытларын җентекләп аңлаттылар. Юк, аларның битарафлык нәтиҗәсе түгел бу үлемнәр. Сәбәп тирәнгәрәк, кешенең үзенә үк барып тоташкан...
Сүз уңаеннан, район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы район буенча февраль аенда үлем очракларының сизелерлек кимүен билгеләп үтте. Болар хакында тулырак 25 формада бәян ителәчәк.
Видеокиңәшмәдә җирлек башлыклары сәркатипләренең эшчәнлегенә аерым урын бирелде. Иске Кормаш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Дилбәр Вәлиева, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә, үзенең көнлек хезмәте, башкарган эшләре белән таныштырды. Кыска гына вакыт эчендә ул җирлек халкы белән башкарылган эшләрне дә, яшьләрне авылга җәлеп итү юнәлешендәге хезмәтен дә, заманча техника, телефон ярдәмендә эш оештыру серләрен дә ачарга өлгерде. Хәер, үзең тотып эшләгән эшне санау бернинди авырлык та тудырмый ул! Чыннан да, Дилбәр Ралиф кызы чыгышында үрнәк итеп алырлык, хезмәттә кулланырлык моментлар бик күп иде. Рәйхан Галимҗанова да сәркатипләрнең эшен авыр һәм җаваплы дип бәяләде. Җитәкченең “ Сез - компьютерның системалы блогы кебек. Сездән башка берни эшләп булмый”, - дигән сүзләре дә мактау формасында яңгырады.
Киңәшмә эшенә йомгак ясап, район башлыгы урынбасары катнашучыларны райондагы тулы демографик вәзгыять белән таныштырды. Районның бүгенге яшәеше җирлекләрдәге эшчәнлеккә турыдан-туры бәйле – шуны онытмасак иде. Киләчәктә мондый төр видеокиңәшмәләр тагын да эшлекле төс алып, үзара аралашу, фикер алышу, хаталар өстендә эш башкару өчен ныклы мәйдан-платформага әверелер кебек. Демографияне бер көндә генә үзгәртү мөмкин түгел, системалы эшчәнлек алып барганда гына, көткән нәтиҗәгә ирешеп булачак.