7 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетиклар” мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестивале зона туры узды. Анда Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнарыннан килгән иҗади сәләтле өлкәннәр белән беррәттән, Актаныш районыннан “Гәрәбә” төркеме дә катнашып, жюри тарафыннан иң югары бәяне алуга иреште.
11 сентябрь көнне терлекчелек тармагының август ае эш күрсәткечләренә багышланган 24 форма киңәшмәсенең гамәли өлеше Әнәк агрофирмасының Яңа Кормаш бүлекчәсе фермасында башланып китте. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов та катнашты.
7 сентябрь көнне Актанышның автовокзалы каршындагы мәйданда өр-яңа “Садовник” кибете ачылды. Ерактан ук матур булып балкып торучы, купшы, зәвыклы итеп төзелгән кибет яшелчә, җиләк-җимеш, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр өчен тагын бер затлы бүләк.
Чәчәк бәйрәменең күргәзмә өлеше районыбызда быел иртәрәк – август көнне оештырылса, бар чәчәк үстерүчеләрне барлап чыккан комиссия үз сүзен бүген – район мәдәният сараенда узган бәйрәмдә әйтте. Район сәнгатькәрләре, безнең кадерле гөлләребез – нәни балалар чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм күңелдә рәхәт, матур хисләр калдырды.
Авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге көн актуаль мәсьәләләре — көзге кыр эшләре барышы, терлекчелектә кичекмәстән хәл итүне сораган проблемалар хакында бүген район Советының утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Э.Фәттахов алып барды. Төп чыгышны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов ясады.