7 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетиклар” мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестивале зона туры узды. Анда Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнарыннан килгән иҗади сәләтле өлкәннәр белән беррәттән, Актаныш районыннан “Гәрәбә” төркеме дә катнашып, жюри тарафыннан иң югары бәяне алуга иреште.
Райондашларыбызның ярты сәгатькә исәпләнгән программаларында хатын-кызлар вокаль ансамбле, уен кораллары ансамбле, ялгыз җырчыларның чыгышлары тәкъдим ителде. Бәйгене тамаша кылган жюри актанышлыларны, башка район коллективлары белән чагыштырганда, бәйге шартларына туры китереп әзерләнгән иң яхшы чыгыш ясаучы төркем дип бәяләде. Безнең гәрәбәләрнең бар чыгышлары да алкышларга күмелеп, һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды.
Районыбыз данын яклап, зонада күркәм җиңүләр яулаган үзешчәннәребезгә котлауларыбызны ирештерәбез, Казанда узачак гала-концертта уңышлар телибез.
Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестивале быел беренче мәртәбә оештырыла.
Барыннан да элек, әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш агымыннан төшеп калмыйча, янып яшәүләрен максат итеп куйган һәм анда катнашуларына юнәлдерелгән.
Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, артистлык сәләтен һәм музыкаль башкару осталыгын дөрес чагылдыру – чыгыш ясаучылар әлеге таләпләргә җавап бирергә тиешләр.
Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздыралар.
“Балкыш” республика фестивале 3 этапта — районнарда, зоналарда һәм республика күләмендә үткәрелә.