11 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды. ТР мәдәният министрының идарә эшләре җитәкчесе К.Идрисова, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова конференциянең кунаклары буларак катнаштылар.
Тантаналы чара “Тәрәзәдән тарих эзләре” дип аталган мәдәният йортларының иҗат күргәзмәсеннән башланды, соңыннан ул пленар өлеш белән дәвам итте.
Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе И.Бариев чыгыш ясады.
Татар Суыксу авылы мәдәният йорты директоры Г.Баянова, “Актаныш балалар сәнгать мәтәбе “ балаларга өстәмә белем бирү МБУ педагогы Р.Шәйдуллина, Актаныш район мәдәният йорты методик үзәк җитәкчесе М.Әһлетдинов, Киров авыл җирлеге Башкарма комитеты башлыгы А.Гафуровларның мәдәният тармагында үз эшчәнлекләре хакындагы чыгышлары тыңланды.
Э.Фәттахов: Мәдәнияттә уңышларыбыз күп, әмма, булганына канәгать булып, кул кушырып утырыр чак түгел.
Район мәдәни тормышын даими күз уңында тотучы, аны игътибар үзәгеннән төшермәүче район башлыгы Э.Фәттахов үз чыгышын мәдәният хезмәткәрләренә куйган фидакарь хезмәтләре һәм ирешкән югары, мактауга лаек уңышлары өчен рәхмәт әйтү белән башлады: “Узган елда куйган зур хезмәтегез – театр колективларының төбәкара “Идел йорт 2011” фестивалендә Гран-При алуыгыз, быел башкалабызда Камал театрында чын профессионаллардан ким булмаган затлы концерт программасын тәкъдим иткәнегез, Алтай төбәгендә узган Сабантуйга чын татарча чыгышларыгыз белән ямь биргәнегез, район һәм республика күләмендә үткәрелгән башка чараларда куйган тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт!”- дип белдерде Энгель Нәвап улы. Ул , шулай ук, мәдәният өлкәсендә кадрлар һәм хезмәткә түләү мәсьәләсе хакында фикерләре белән дә уртаклашты, мәдәният йортларының техник базасына кагылышлы эшчәнлеккә дә кагылды: “Быел без Аеш, Чуракай авылларында бик матур мәһабәт биналар – клубны үз эчләренә керткән җәмәгать үзәкләре ачтык. Тиздән авыл клубларын төзү программасы кысаларында төзелгән Тыңламас авылы җәмәгать йорты үз ишекләрен ачачак. Киләсе елга бу программа нигезендә Усы, аннан соң Түке авылы клубларын сафка бастырачакбыз. Шулай ук, бу программага кертелмәгән, әмма кичекмәстән хәл итүне сорый торган Күҗәкә һәм Әтәс авыллары клублары бар – боларын да онытмыйбыз”,- дип ассызыклады район башлыгы.
“Актанышны дөньяга танытырдай үз бренды булырга тиеш!“
ТР мәдәният министрының идарә эшләре җитәкчесе К.Идрисова исә шул кадәр бай тарихы, бай мәдәни мирасы булган Актаныш районының үз милли бренды булырга, аның белән бар республика, Россия һәм хәтта бар дөньяга танылыр дәрәҗәдә эшчәнлек җәелдерергә кирәк дигән фикерне күтәреп чыкты: “Мисал өчен, инде юкка чыккан Мәчти авылының ташландык зиратында берьюлы өч төрбә бар - бар мөселман дәүләтләрен җыя алырлык ачык музей оештырырга мөмкин булыр иде. Яки, табигать хәзинәсеннән файдаланмау да дөрес түгел – мул сулы Агыйдел, Чулман елгалары безнең район аша үтә. “Агыйдел сылулары” бәйгесен район күләмендә генә түгел, бәлки шушы данлы елга ярында утырган барча төбәкләр өчен зур бәйге рәвешендә оештырырга була. Яңа мөмкинлекле якларны, тарихи урыннарны башкаларга да күрсәтәсе, танытасы килә “,- дип ялкынланып сөйләде үзе дә чыгышы белән Актаныш ягыннан булган Кадрия Рәис кызы.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Әлбәттә, конференция – ул еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый, алга бурычлар куя, проблемалардан чыгу юлларын эзли, бергәләп киңәшләшә, тәҗрибә алмаша торган һәм хезмәт уңганнары бәяләнә, хөрмәтләнә, бүләкләнә торган чара. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе И.Бариев һәм Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең Иске Сәфәр бүлеге укытучысы Р.Идрисова бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы Мактау грамотасына ия булучылар:
И.Заһитова - Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең Киров бүлеге укытучысы,
Р.Наҗарова – Актаныш район мәдәният йорты методисты,
Д.Хәкимова – Актанышбаш авылының китапханә мөдире,
И.Хәбибуллин - Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең Пучы бүлеге укытучысы,
И.Хафизов – “Татмедиа” ААҖ филиалы “Актаныш авазы” мәгълүмати- мөхәррият үзәгенең чыгарылыш инженеры.
Район башлыгының Мактау грамотасы Түбән Гәрәй авылы клубы мөдире Ф.Хисамиевага тапшырылды.
Район башлыгының Рәхмәт хатына Чалманарат авылы китапханәсе мөдире Ә.Кашапова, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе директоры А.Фазлыев ия булдылар.
“Актанышның 300 еллыгы” медале белән Иске Байсар авылы мәдәният йорты директоры Ә.Вәлиев, Тат. Ямалы авылы мәдәният йорты директоры Д.Галиев, Актаныш үзәкләштерелгән китапханә директорвы Э.Мәүлетова бүләкләнделәр.
Һәр елны районыбызда мәдәният йортларын төзекләндерү буенча К.Әдһәмов исемендәге бәйгеләр оештырыла, аның нәтиҗәләре исә конференциядә билгеле була. Бу елда Казбек Каюм улы исемендәге призга Киров авылы мәдәният йорты лаек дип табылды, учреждение район башлыгының дипломы, кубок һәм 50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
Бәйгедә I урынга Кәзкәй авылы мәдәният йорты, II урынга Иске Комаш авылы мәдәният йорты һәм III урынга Яңа Әлем авылы мәдәният йорты лаек булдылар. Әлеге җиңүче учреждениеләр 10, 7 һәм 5 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Әзерлекләре яхшы дип бәяләнеп, 1 мең сум күләмендәге премиягә Тат. Суыксу, Яңа Балтач, Такталачык, Адай, Чишмә авыллары мәдәният йортлары ия булды.