Терлекчеләр август аена йомгак ясадылар

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бар тереклек салкын кышкы чорга күч мәшәкатләре белән мәшгуль. Әкияттәге кебек, җәй буе җырлап чыккан, ә салкын көннәр башлангач, кереп кунар җире дә булмаган чикерткә  хәлендә калмас өчен, бу әзерлек эшләре инде җылы җәйләрдән үк башланырга тиеш иде. “Арбаны кышын, чананы җәен хәстәрлә”, диләр бит.

Авыл хуҗалыгы районы саналган Актанышта төп керем чыганагы булган  терлекчелек тармагында бу мәсьәлә аеруча кискен хәзер. Әле һаман җәйләүләрдән кайтарып бетмәгән терлекләр бар. Райондагы 33 савым сыерлары фермасының 15е генә бүгенгә малларны кабул иткән. Буаз сыерлар өчен 17 торакта гына тормыш башланган. Вакытында тиешле чаралар күрелмәү, эшкә сүлпән караш, нәтиҗәдә, җитештерүчәнлек кимү, акча югалтуга китерә.

11 сентябрь көнне терлекчелек тармагының август ае эш күрсәткечләренә багышланган 24 форма киңәшмәсенең  гамәли өлеше Әнәк агрофирмасының  Яңа Кормаш бүлекчәсе фермасында башланып китте.  Киңәшмәдә Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Фәттахов та катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов, чараны башлап, “Киләсе елларга терлекләрне җәйләүләрдән фермаларга күчереп бетерүне мәҗбүри рәвештә 1 августка куячакбыз”, - дип белдерде.

24 форма киңәшмәсенең алдагы өлеше Яңа Кормаш авылы мәдәният йортында дәвам итте. Август ае һәм елның алдагы сигез ае йомгаклары хакында төп чыгышны Д.Харисов ясады.

Агымдагы елның 1 сентябренә хуҗалыкларда барысы 32491 баш МЭТ исәпләнә. 8 ай эчендә 1045 баш терлек арттыруга ирешелгән. 2015 елга каралган район программасы нигезендә исә, ул вакытка МЭТ баш саннарын 38 меңгә җиткерү бурычы тора.

“Терлекчелек шул вакытта чын мәгънәсендә күңелле, әгәр аның продукциясе булса”,- дип дәвам итте сүзен Д.Харисов. Безнең район өчен акча чыганагы булып сөт  тора. 2011 елның шушы чоры  белән чагыштырганда, 2961 ц сөт артык савылып, бүген ул 108 % тәшкил итә. Шунысы борчу тудыра – бер үк шартларда хезмәт куеп, хуҗалыкларда чуарлыклар һаман сакланып килә.  Мисалга ерак йөрисе түгел: “Таң” ҖЧҖ дә бүген бер сыердан 16,5 литр сөт саусалар, “Нива” хуҗалыгының Тыңламас фермасында бу күрсәткеч нибары 8,9 литр тәшкил итә – ике тапкырга кимрәк дигән сүз.

Ит җитештерүгә килгәндә, август аенда район хуҗалыкларында 3667ц ит җитештерелгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ул 9 центнерга артык.

Район баш мал табибы Х.Бәдертдинов киңәшмәдә сүз алып, терлекләрне үлемгә китергән сәбәпләр, авырулар һәм аларга каршы көрәш алымнары хакында мәгълүмат җиткерде.

Август ае нәтиҗәләре буенча алдынгылык билгесе – ат сыны “Әнәк” агрофирмасына тапшырылды. “Башак” ҖЧҖ - II, “Эконом”- III урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International