"Бакчачы" ишекләрен ачты

2012 елның 8 сентябре, шимбә

Актаныш районы көннән-көн төзекләнә, матурлана бара дип сөйләгәндә, торак йортлар, социаль объектлар төзелү яки ремонт ясалу, юллар салыну, төзекләндерелү, ял урыннары булдырылу белән беррәттән, аның чисталыгы һәм яздан көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыруы да күздә тотыладыр.

Гөл-чәчәк кибетләренең арта баруы исә район халкының бакчачылык белән шөгыльләнүгә, чәчәкләр үстерү, өй гөлләре үрчетүгә хирыслыгы арту турында сөйләүче ачык мисал.

7 сентябрь көнне Актанышның автовокзалы каршындагы мәйданда өр-яңа “Садовник” кибете ачылды. Ерактан ук матур булып балкып торучы, купшы, зәвыклы итеп төзелгән кибет яшелчә, җиләк-җимеш, гөл-чәчәкләр үстерүчеләр өчен тагын бер затлы бүләк.

Кибетнең хуҗасы Такталачык авылыннан Дания Сәетзадина ачу тантанасында үзенә шундый мөмкинлек биргән район хакимиятенә рәхмәтләрен ирештерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шамсунова Дания ханымга уңышлар теләде. Кибетне ачуга ук беренче сатып алучылар да күренде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International