Чебиләрне көзен саныйлар

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге көн актуаль мәсьәләләре — көзге кыр эшләре барышы, терлекчелектә кичекмәстән хәл итүне сораган проблемалар хакында бүген район Советының утырышлар залында хуҗалык җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Э.Фәттахов алып барды. Төп чыгышны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов ясады.

Бөртеклеләрне урып-җыю быел – яз да, көз дә иртә килгән елны республикада август аенда ук тәмамланды. Әмма, бөртеклеләрдән тыш, рапс, карабодай, көнбагыш, кукуруза кебек әле бүген генә җыелучы культураларда бар. Димәк, эш кимеде, басу-кырлар бушап калды дип тынычланырга, ай-һай, иртә.

Бүгенге көндә район басу-кырларында кукуруза культурасы зур гына күләмдә калган – аны якын арада җыеп бетерү зарурлыгы бар. Көнбагышка әле иртәрәк, өлгереп кенә килә. Рапс һәм карабодай басуларында эш төгәлләнү алдында – шушы 1-2 яңгырсыз көндә хуҗалыклар аны җыеп бетерү өчен тырышачаклары хакында белдерделәр.

Басуларда җыелып бетми таралып ятып калган саламнар бер генә хуҗалыкны бизәми. “Черегән саламны пресска кысып йөрүче хуҗалыклар да бар – аның файдасын нәрсәдәдә күрәләрдер – аңламыйм”,-дип  кискен тәнкыйть утына тотты кайбер хуҗалык җитәкчеләрен Дәниф Харис улы.

“Алдагы ел уңышы — чәчүдән тора. 14200 гектарда көзге культуралар чәчәргә тиеш идек, әмма, бүгенгә 9,4 мең гектардан артыграк кына мәйданда эш башкарылган. 5 сентябрьгә без чәчүне төгәлләү максат итеп куйган идек. Бүгенге җыелуыбызның сәбәбе дә -вакытында җитешә алмау сәбәпләрен ачыклау һәм алга эш тәртибен билгеләү максатыннан”, дип дәвам итте район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.

Әлеге сорауга нәтиҗә-йомгакны район башлыгы Э.Фәттахов ясады: “Орлыкны 10 сентябрьдән дә калмыйча, оптималь мәйданда оптималь рәвештә чәчү кирәк. Аңардан да соңлауның һичбер фәтвәсе юк – җир бозу, юкка вакыт һәм акча сарыф итү генә булачак”,-дип белдерде ул .

Төп җир эшкәртү 36,9 мең гектарда башкарылган, бу – ниятләнгән күләмнең 71% тәшкил итә.

Терлекчелек тармагы буенча да киңәште хуҗалык җитәкчеләре. Сөт җитештерү узган елга караганда, кимрәк бара икән. “Таң”, “Янаул”, “Наратлы”, “Нур Баян исемендәге” хуҗалыкларда исә сөт җитештерү арткан. “Әнәк” агрофирмасы җәй буе да терлекләренә өстәмә азык биргән, рационнарында  витаминнар каралган, технологиясе үрнәк дәрәҗәдә куелган. Алар сөтне бүген 3 тоннага артырганнар.

“Бүген терлекчелектә берегез дә минуска эшләргә тиеш түгел”,- дип белдерде район башлыгы Э.Фәттахов. — “Хәзер болында малларга ашарга үлән юк, бу суыкта аларны җәйләүдә интектереп йөрүнең мәгънәсе юк. Тизрәк малларны торакларга кайтару ягын карага кирәк”. Районның 33 фермасының 13 ендә генә әле бүгенгә терлекләр һәм 14 ендә бозаулыйсы сыерлар торакка кайткан. Ә “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары терлекләре инде тулысынча кайтып беткәннәр. Башкаларның бригадалары әле никтер ашыкмыйлар.

Хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы: “Терлекчелекне үстерү, баш саннарны, җитештерүне арттыру буенча перспективаларны билгеләргә, бу тармакта яңалыклар кертергә кирәк. Нинди яңа программага эләгергә мөмкин, нинди яңалык ишетәсез – һәммәсен дә эләктереп алырга гына  торыгыз”,- ди белдерде.

Киңәшмәдә киләсе ел өчен яңа техникалар алу, аның шартлары турында да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International