Бүләккә - юл

2012 елның 8 сентябре, шимбә

 Яңа Кормаш җирлеге авыл эчендә 2515 м озынлыкта каты өслек белән капланган юл ачылды. Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” ҖЧҖ юл төзүчеләре эшне биредә узган 2011 елның октябрендә башлаганнар иде. Кар, яңгыр сулары агып китәр өчен җир астыннан ерым да ясалган. Моңарчы авыл эчендә озын кунычлы итекләрдән генә йөргән яңакормашлылар хәзер укуга, эшкә иркенләп туфлиләрдән генә йөри алалар, бу яңа төзелешләр өчен район хакимияте һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International