Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының “Балкыш” фестивале быел беренче мәртәбә оештырыла.
Барыннан да элек, әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш агымыннан төшеп калмыйча, янып яшәүләрен максат итеп куйган һәм анда катнашуларына юнәлдерелгән.
Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, артистлык сәләтен һәм музыкаль башкару осталыгын дөрес чагылдыру – чыгыш ясаучылар әлеге таләпләргә җавап бирергә тиешләр.
Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздыралар.
“Балкыш” республика фестивале 3 этапта районнарда, зоналарда һәм республика күләмендә үткәрелә.
Актаныш районы өлкәннәренең “Гәрәбә” төркеме 7 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрнең “Энергетиклар” мәдәният сараенда чыгыш ясаячаклар. Анда, шулай ук, Яр Чалы, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнарыннан да иҗади сәләтле өлкәнәр катнашачак. Райондашларыбызга бәйгедә уңышлар телибез.