Район башлыгы җитәкчелегендә атналык киңәшмә

2012 елның 8 сентябре, шимбә

Бүген – 8 сентябрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Район башлыгы киңәшмәне махсус чакырылган Актанышбаш һәм Әлем җирлекләре Башкарма комитет башлыклары белән сөйләшүдән башлады. Әлеге җирлекләрдә сусызлык проблемасы бик үткен тора. Бу катлаулы мәсьәләләр тиз арада уңай хәл итүне сорый.

 5 сентябрьгә кадәр балалар бакчалары, мәктәпләр һәм социаль объектларга җылылык бирелергә тиеш, дигән бурыч куелган иде. Әмма, бүген дә балалар һәм күпкатлы йортларда яшәүчеләр салкында тилмерә. Район башлыгы хәрәкәтне тоткарлаучыларны кискен тәнкыйть утына тотты: Җылылык бирүдә тоткарлыклар чыкмасын өчен эшчәнлекне сезгә июнь аенда ук башларга кушылган иде, бу салкында балаларның сәламәтлекләре бетә, өйгә кайтып та өшеп утыру бернинди кысаларга сыймый”,- дип, ассызыклады  Энгель Нәвап улы. Район үзәк хастаханәсендә исә җылылыкны кушканнар.

2013 елда капиталь ремонт үткәреләчәкләр исемлегенә  Мари Суыксу, Күҗәкә, Актанышның 2 санлы мәктәпләре керә. Кайсы уку йортына нинди күләмдә ремонт кирәк, күпме акча таләп ителә бүген шуларны исәпләп бетерү өстендә эш бара.

Яшүсмерләр арасында Россия Беренчелегенә хоккей ярышлары 15 сентябрьдән башланачак. Актанышта бу бәйгеләр 22-24 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта. һ.б. алда көткән спорт мероприятиеләре хакында яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев белдерде.

Актаныш авылында төзелүче Универсаль спорт залында эш дәвам итә, бирегә юл мәсьәләсе әле хәл ителмәгән. Авылларга килүче юлларны каты өслек белән каплау турындагы республика программасы нигезендә исә Карт, Чөгәнә, Чишмәбаш авылларына юл салу дәвам итә. Эшне быел тәмамлау максат итеп куелган.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы: “Бүгенгә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - кичекмәстән җылылык бирә башлау, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм торак йортларны җылы белән тәэмин итү бурычы”,- дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International