Дөньяны матурлык коткарыр
Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итүче кешенең күңеле дә явызлык, хөсетлектән азат буладыр. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык –сөенеч хисләре уятырга сәләтле. Гафу сораучы гашыйк та, мәхәббәтен аңлатучы сөйгән яр да хисләрен гөл-чәчәкләр аша белдерә. Районыбызда чәчәк үстерүче кешеләр, оешма-предприятиеләр арасында бәйге уздыру фикерен кайчандыр бик сагаеп, шикләнеп кенә кабул иткән булсалар, бүген инде ул безнең Актаныш төбәге көнкүрешенә ныклап урнашты. Көздән үк райондашларыбыз, йорт, оешма алларын язын ни рәвешле бизәячәкләрен күз алдына китереп, тиешле хәстәрен күреп куялар.
Чәчәк бәйрәме – матурлык бәйрәме
Чәчәк бәйрәменең күргәзмә өлеше районыбызда быел иртәрәк – август көнне оештырылса, бар чәчәк үстерүчеләрне барлап чыккан комиссия үз сүзен бүген – район мәдәният сараенда узган бәйрәмдә әйтте. Район сәнгатькәрләре, безнең кадерле гөлләребез – нәни балалар чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм күңелдә рәхәт, матур хисләр калдырды.
“Чәчәк бәйрәме районыбызда еллар буе оештырылып, инде күптән матур традициягә әверелде. Бар оешмалар, учреждениеләр әлеге гүзәллек бәйгесендә катнаша, үзләренең территорияләрен матурлый, бизи. Быел чәчәк бәйрәменә яңа номинация керттек – кызлар, яшүсмерләр арасында чәчәк алиһәсен билгеләдек. Үзегез күреп торасыз – район үзәге мәктәпләреннән кызларыбыз монда үзләрен гөл-чәчәктән аерып ала алмас дәрәҗәдә сылулар. Әле беренче мәртәбә генә булганга күрә, быелга араларыннан иң-иңнәрен сайламадык. Алдагы елларда авыллар да бу бәйгедә катнаша башларлар дип ышанабыз.
Комиссия белән йөргәндә иң сокландырганы – авыл җирлекләре булгандыр. Мәктәпләрдә бер ачык урын калдырмыйча, җәйрәп яткан чәчәклек дәрьясы тудырганнар. Чәчәкләр үстереп, без балаларга эстетик тәрбия дә бирәбез. Балалар бакчасыннан ук, балалар матурлыкны таный, тудыра, саклый, белергә өйрәнеп үсәләр. Быел,шулай ук, мәчет аллары, территорияләре дә бик матурланган,” – дип, бәйгегә нәтиҗә ясады комиссия рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шамсунова.
Иң-иңнәрне район башлыгы хөрмәтләде
Иң-иң оешмалар, йортлар, шәхси хуҗалыклар арасында җиңүчеләрне бүләкләп, рәхмәт сүзләрен җиткергәннән соң, иң зур хөрмәтләү - Гран-прига ия булганарны тәбрикләргә сәхнәгә район башлыгы Э.Фәттахов күтәрелде.
Алар - Мәсәде авылыннан үз бакча һәм ишегалдында әкияти гүзәллек тудырган, 5 беседка корып, аның тирәсен йөзем куаклары, үрмә гөлләр белән уратып алган, бакчасында чиксез санда гөл-чәчәкләр үстерүче Әлфинә Дәүләтова һәм Иске Айман авылыннан бакча докторы кушаматын да эләктерергә өлгергән, һәр үсентесе, аның килеп чыгышы, үстерү таләпләре, төрләре турында сәгатьләр буе сөйли алучы гөлсөяр Мулланур Мәҗитовлар.
Киңәшле эш таркалмас
Районыбыз йөзен күркәм итү, матурлауда үзләреннән өлеш керткән һәммә райондашларыбыз, оешмаларга Энгель Нәвап улы аерым рәхмәтләрен ирештерде, шулай ук, тәкъдимнәрен дә җиткерде. “Киләсе елда чәчәк үстерүчеләрене бәяләү май башыннан август ахырына кадәр – ягъни, чәчәк гомеренчә барсын иде.Кайбер чәчәчкләр язын, җәй башында дөньяны ямьгә күмсә, кайберләре көзгә генә купшылана. Шулай ук, бу рәвешле бәяләү районыбызны яз башыннан ук матурлауга бер этәргеч булыр иде. Ахырдан исә абсолют җиңүчене билгеләргә кирәк”,- диде ул. Шулай ук, алдагы елларда үз төсләрен, үз матурлыкларын, үзенчәлекләрен булдырган район үзәгендәге өч парк арасында да урын чыгарырга тәкъдим итте.
Күпфатирлы йортларның алларында шунда яшәүчеләрнең тырышлыгы белән чәчәк түтәлләре соңгы елларда күбрәк, ешрак калкып чыга башлады. Узган ел күпфатирлы 72 йортның 13енең тирәсе бизәлгән булса, быел алар 16 га җиткән. “Киләсе елга исә тагын да күбрәк – 24 тән дә ким булмас”, - дип ышандырды “Яран”ТМШ җитәкчесе Р.Фәрдиев.
“Өй алдыбыз – гөлбакча – 2012” бәйгесе нәтиҗәләре:
1. Авыл җирлекләрендәге балалар бакчалары арасында
1 урын – Киров авылы балалар бакчасы;
2 урын – Әҗәкүл авылы балалар бакчасы;
3 урын – Тат. Суыксу авылы балалар бакчасы;
2. Район үзәгендәге мәгариф учреждениеләре арасында
1 урын – 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе;
2 урын – Актаныш гуманитар гимназиясе;
3 урын – 2 санлы Актаныш урта мәктәбе;
3. Авыл фельдшер-акушерлык пунктлары арасында
1 урын – Бүләк авылы фельдшер-акушерлык пункты;
2 урын – Карт авылы фельдшер-акушерлык пункты;
3 урын – Әҗәкүл авылы фельдшер-акушерлык пункты;
4. Авыл җирлекләрендәге мәдәният учреждениеләре арасында
1 урын – Карт авылы мәдәният йорты;
2 урын – Киров авылы мәдәнният йорты;
3 урын – Меңнәр авылы мәдәният йорты;
5. Авыл җирлеге мәчетләре арасында
1 урын – Колын авылы мәчете;
2 урын – Яңа Кормаш авылы мәчете;
3 урын – Пучы авылы мәчете;
6(а) Бар җирлекләр арасында иң-иңе - үрнәк чәчәкле авыл - Яңа Кормаш авылы Харисов Рәсүл Газиз улы
7.Район үзәге оешма-предприятиеләре арасында
1 урын – Россельхозбанк ның Актаныштагы филиалы;
2 урын – МНКТ;
3 урын – Үзәк хастаханә, сбербанк;
6. Күпкатлы йортлар арасында
1 урын – Ленин пр., 4 (Әмирова Алия, Мостафина Фәридә)
2 урын –Тынычлык пр.,8 (Шамгулова Клара)
3 урын – Ленина 32 (Гыймадиева Флүдә)
Кызыксындыру бүләкләре:
Нәбиева Галия;
Хаҗиева Асия;
Мусина Илиза;
Аликина Рисалә;
7. Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе өчен район үзәге оешмалары арасында
1 урын – район инженерлык челтәре оешмасы;
2 урын – район үзәк хастаханәсе;
3 урын – социаль яклау бүлеге;
8. Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе өчен район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре арасында
1 урын – Актаныш гуманитар гимназиясе;
2 урын – 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе;
3 урын – 6 нчы санлы балалар бакчасы;
9. Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе өчен авыл җирлекләрендәге белем бирү учреждениеләре арасында
1 урын – Тат.Суксу урта мәктәбе;
2 урын – Чуракай мәктәбе;
3 урын - Такталачык коррекцион мәктәбе;
10. Иң яхшы чәчәкләр күргәзмәсе өчен авыл җирлекләре оешмалары арасында
1 урын – Иске Кормаш;
2 урын – Ямалы;
3 урын – Аккүз җирлекләре;
11. Авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар арасында
1 урын – Фәтхиева Диләрә (Мәсәде);
2 урын – Камалова Гөлзирә (Иске Айман);
3 урын – Низамова Вәсилә (Әтәс);
12. Район үзәге шәхси хуҗалыклары арасында алдынгылар:
- Сәетзадина Дания;
- Шакирова Роза;
- Имамова Вера;
- Әмирова Рушания;
- Мосабирова Эльмира;
- Гыйздәтуллина Айгөл;
- Мухеева Дания;
Иң зур хөрмәтләү - Гран-прига Мәсәде авылыннан үз бакча һәм ишегалдында әкияти гүзәллек тудырган, 5 беседка корып, аның тирәсен йөзем куаклары, үрмә гөлләр белән уратып алган, бакчасында чиксез санда гөл-чәчәкләр үстерүче Әлфинә Дәүләтова һәм Ямалы авылыннан бакча докторы кушаматын да эләктерергә өлгергән, һәр үсентесе, аның килеп чыгышы, үстерү таләпләре, төрләре турында сәгатьләр буе сөйли алучы гөлсөяр Мулланур Мәҗитов ия булдылар.