Хуҗалык малы жәл түгел…

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Корал тотып эш кыргач, мисал өчен, көрәк белән җир казуны гына алыйк, аны берәү дә ияргән балчыгын какмыйча кире урынына куймый. Ни дисәң дә, коралга карата ихтирам ул. Тик кызганыч, әлеге тәгълимат “колхоз малы“на кагылмый. “Минеке түгел“ дигәне, күрәсең, безгә ныграк сеңгәндер.

5 сентябрь көнне хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары катнашында, “Актаныш“ агрофирмасының Киров бүлекчәсе машина-техника паркында узган чираттагы гамәли сөйләшүдә, кыр эшләре белән беррәттән, нәкъ шушы — МТПларга кагылышлы көнүзәк мәсъәләләр дә күтәрелде.

Иң әүвәл, машина–трактор паркының әһәмиятен ассызыклау урынлыдыр. Хуҗалыкларда көч куйган техника-агрегатларның бәяләре хакында сөйләп тору кирәкми, кайберсенең хуҗалык өчен дистә миллионнарга төшкәне һәркемгә мәгълүм. Җирдә хезмәт куйган техника тиз туза, ел саен яңартып тору исә, икътисадый яктан отышсыз. Димәк, кадерләп, саклап тоту кирәк. МТПларның төп бурычы нәкъ шушы инде. Тик кызганыч, безнең МТПлар, күп очракта авыл хуҗалыгы техникасы зиратын хәтерләтә, йомшаграк итеп әйтсәк, һич югы, тимер-томыр кабул итү ноктасы. Гадәттә, шактый гына мәйданны алып торган паркның нәкъ уртасында тракторлар белән тапталган, тирән булмаса да, чокыр була (ышанмаган кеше беренче очраган хуҗалыкка барып карый ала). Көзен, урып-җыюлар тәмамлангач, яңгыр суы белән тулган шушы, кечкенә генә күлне уратып техникаларны тезә башлыйлар. Тоташ яңгырлардан соң, гомумән, сазга әйләнә ул. Мондый МТПларга техниканы саклауга кую түгел, соңгы юлга озатсаң гына. Хәер, саклауга кую дигәне дә шактый хуҗалыкларда узенчәлекле башкарыла. Карап йөрсәң, хикмәтләр күп. Хәзер инде салдырып куелган жаткалардагы, комбайнның төрле ярыкларыннан башакланып килгән уҗымнар белән аптыратып  булмый. “Тыштан гына, исем өчен ялтыратып куюның кирәге юк. Комбайнның һәрберсе кадерле. Яхшылап чистартып куйсагыз иде“,- дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдус Хәкимов. Шулай ук, көннәр яхшы торганда, паркка илткән юлларны, МТП мәйданын тигезләп, кирәк икән, ком яки таш түшәп, кулдан килгәндә, техника тезәсе урыннарны яхшылап бетонлап кую кирәклеген дә ассызыклады ул. Барысы да үзебез өчен.

Киңәшмәдә җир эшкәртү, кырлардагы саламнарны җыйнап бетерү мәсъәләсе дә кузгатылды. Нәфес көчле булды дип әйтимме – быел хуҗалыкларда, узган елныкын да исәпкә алсак, салам, ихтияҗына карый, артыгы белән хәстәрләнде. Җиргә чәчеп файдасын татыганчы, ягулык сарыф итеп, алып кайтып черетүне кулай күрәбез. Корылык үзәккә үтеп калган күрәсең —  2010 елдан соң камыш та печән.

Бүгенге көндә техникаларның төзеклегенә дә игътибар юнәлтү зарур. Озакламый аларны саклауга кую сыйфаты идарә белгечләре тарафыннан күз уңыннан үткәреләчәк. “Нигез“ һәм “Башак“ ҖЧҖләрендә чәчкеч белән культиваторлар ремонты инде тәмамланып килә.

Руслан УСМАНОВ,  «Актаныш таңнары» газетасы.

Автор фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International