ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авыл уеннарында  Актаныштан район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев җитәкчелегендә спортчы егет-кызларыбыз катнаша. Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Галләмова печән чабуда  көч сынашачаклар.  Сөембикә, Айгөл һәм  Рим Яппаровлар   Бөтенроссия авыл спорт уеннарында спорт гаиләсе буларак чыгыш ясый. 

 “Актаныш гармуннары” бөтенрәсәй фестивалендә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов , фестиваль кысаларында, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләре белән очрашып, районның икътисады, эшмәкәрләр белән элемтәләр булдырып хезмәттәшлек итүдә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларында алып барылган эшчәнлек, инвестицияләр өчен тәкъдимнәр белән таныштырды.  


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Комбайннар парадына “Ташкын”, “Чишмә”, “Тамыр”, “Алга”, “Эконом”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Әнәк” агрофирмасы комбайннарын тулысынча бастырган иде. Кыр кораблары 50 баллы система белән бәяләнде. Районның уртача күрсәткече 48,5 балл булып, “Башак” һәм “Ташкын” хуҗалыгы комбайннары иң югары балл тупладылар. 

30 июль көнне район мәдәният йорты каршында “Кызыл олау”ны каршы алу чарасы уздырылды. Хәзерге яшь буын өчен әллә ни зур чара кебек тоелмаса да, ачлыкны үз башлары аша кичергән өлкән буын кешеләре өчен аның әһәмиятенең ни дәрәҗәдә зур булуын аңлатып тору кирәкмидер.

«Актаныш икмәк  кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы  керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна  көзге  арыш. Актаныш  муниципаль районында  урак өсте  кысаларында һәр елны  «Кызыл олау»  үткәрелә.   


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Урак өстендә районга бөтен Рәсәйдән кунаклар кабул итү актанышлардан һәр өлкәдә дә өлгерлек, үкнәк эшчәнлек сорый иде. Кунакларны ачык йөз белән кабул итү, милли ризыкларыбыздан торган мул табыннар артында ике көн дәвамында ашату, Актаныш мисалында татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен күрсәтү, төрле төбәкләрдән килгән бәйгечеләргә осталыкларын күрсәтергә һәм үзара дустанә аралашып иҗади багланышлар булдырырга мөмкинлекләр тудыру һәм шул ук вакытта көндәлек хезмәткә, урак эшчәнлегенә дә тоткарлык тудырмау бердәм эшчәнлекне таләп итте.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни Шайгарданов Ильнар Ильяс улы һәм  әнисе -  Шайгарданова Әлфия Ринат кызы  беренче балалары - кызларына Динара исеме куштылар. 

“Таттелеком” җәмгыяте җитәкчесе Л.Н.Шәфигуллинның I дәрәҗә дипломын эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Актаныш электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Ринат Хәернасовка район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тапшырды.


28
июль, 2018 ел
шимбә

Финал уеннары кискен борылышлар белән барды, исәпне дә 1:1 итеп тәмамлады уенчылар. Судьялар исә, җиңүче команданы билгеләр өчен,  пенальти билгеләргә мәҗбүр булды.  Ягъни  һәр команда каршы як капкага  чиратлашып бишәр туп кертергә омтылып карады. Нәтиҗәдә, Татар Суыксуы авыл җирлеге командасы авыл җирлекләренең  тәүге футбол чемпионатында абсолют җиңүче дип танылды. Лаеклы җиңү, егетләр, булдырдыгыз!

Ачылу тантанасы кич Актаныш муниципаль районы җитәкчесе  Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында башланды. Гармунчылар парадын җитәкләп – әйдәп мәйдан әйләнгәннән соң, Энгель Нәвап улы тәбрикләү сүзен гармунда “Сагынам, дуслар!” көен уйнап башлады. Әтисе Нәвап абыйның яраткан көен уйнады ул. Гармун моңы - әтиләрнең, бабайларның күңел җылысын кадерләп саклаучы ядкарь дә ул. Энгель Нәвап улына әтисе өченче сыйныфта укыганда гармун алып бирә, үзлегеннән уйнарга өйрәнә гармунчы. Бүген дә гармун аерылгысыз дусты, сердәше аның.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International