ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Актаныш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев  төркемендәге Ирек Мөхәммәтов - полиатлон, Искәндәр Һадиев, Айбулат Хуҗин, Фирүзә Җиһангирова, Нәзилә Бәхтиева - җиңел атлетика, Равил Хаҗиев, Лилия Галләмова печән чабу төре буенча көч сынашып, Татарстан командасына уңыш китерделәр, шәхси беренчелектә дә җиңү яуладылар.  


4
август, 2018 ел
шимбә

Актаныш кырларында 104 комбайн урып-җыюда эшли. Уракка әзерләнгән 100 комбайн сафына  яңа комбайннар да кушылды. Быелгы уракка “Әнәк” агрофирмасына – ике, “Чәчер”гә һәм “Алга” хуҗалыгына берәр комбайн кайтты.

Урак барышында һәр комбайнчының көндәлек эше районда комбайнчылар арасында барган бәйге күрсәткечләрендә урын ала. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улының махсус премиясе һәр биш көн саен урып-җыюны әйдәүче комбайнчыларга кырда җыр-моң тукталышында тапшырыла. Комбайнчылар һәр минутның кадерен белеп, үзара ярышып эшләсәләр дә, җитәкчеләр белән фикер алышырга, эшчәнлекләренә карата булдырылган кызыксындыру чараларына – акчалата премия алырга, агитбригада чыгышын тыңларга кыска гына тәнәфес ясап алалар.  

"Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе механизаторлары Эльбрус Мөхәммәтов (625,8 т.), Ильмир Гайнанов(451,7 т.), Альберт Шәнгәрәев (449,1 т.) А.И.Тимиров кул кысып премия тапшырган беренче комбайнчылар булды.

3 август көнне Татар Ямалы мәдәният йорты һәм китапханә берлегендә балалар өчен "Дуслык бәйрәме" оештырылды.  Чара бик күңелле һәм кызыклы булды.  Бәйрәм барышында балалар бер-берсе белән таныштылар, төрле кызыклы конкурсларда,  уеннарда катнаштылар. 

31 июль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан  “Актаныш басмалары” ял паркында Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Балачакка ешрак кайтыгыз!” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Бу кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен балалар һәм килгән кунаклар бик теләп укыды, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк. Алар 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чаптыручыларга биреләчәк, алар 3 төркем чапкыч буенча билгеләнәчәк. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак.

Төзү, төзекләндерү, җылыту сезонына әзерлек эшләренең барышы буенча бүген – 2 август көнне хакимиятнең утырышлар залында чираттагы атналык киңәшмә үтте. Аны район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов алып барды.

Бүген – 2 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси мөрәҗәгатьләр белән гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында кергән сораулар эшкә урнашуга, торак мәсьәләсен хәл итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы иде. Энгель Нәвап улы һәр сорау буенча да мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, килеп туган һәр ситуациягә ачыклык керткәннән соң, сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорауның да чишелеше район хакимиятенең эш планына кертелде, җаваплы кешеләр билгеләнде.

Базар җитәкчелегенең  яңа таләбе – шәхси нокталарда үз продукциясе белән сату итүчеләрдән саткан өчен акча җыю карары – көнгә 50 сум – сатучыларда ризасызлык уяткан иде. Әлеге сорауны алар “Яшьлек” мәдәни үзәгендә сайлаучылар белән очрашу вакытында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка да җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International