ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2018 ел
шимбә

Казахстанда старт алган Astana-Paris веломарафоны бүген, кузгалып киткәннең җиденче көнендә, Башкортстан чиген үтеп, Татарстанга керде. Республикада Казахстан велосипедчыларын иң беренче булып Актаныш районы халкы каршы алды.

Бүген Актанышта алтын билгегә барлыгы сигез  кеше лаек булды. Руслан Булатов, Илнур Солтанов, Ирек Вагыйзов, Рузилә Валемова, Камил Әмиров, Васил Салихов, Илнур Хуҗиннарның күкрәгенә беркетелде ул билге.

Хөрмәтле райондашлар! Һөнәри эшчәнлекләрен спорт өлкәсе белән бәйләгән спортсөярләр, физкультура укытучылары, ветераннар, тренерлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы актанышлылар! Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләр, спорт ветераннары!  Сезне физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйм!


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген – 8 август көнне  район башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы район җитәкчесе  Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашында узды.

Гамәлдәге Су кодексы нигезендә, яр буеның су өсте сызыгына кадәрге өлеше кагылгысыз дип санала. Ул төзекләндерү һәм халыкны ял иттерү максатында гына арендага бирелә ала. Шуңа күрә, әлеге җир участогыннан файдалану хокукын 2007 елга кадәр алып өлгергәннәр белән ни булачагы әлегә билгесез.  

1 июль көнне Татарстанда "Чиста ярлар" акциясе старт алды. Актаныш районында да экологик десант эшли. Район башкарма комитеты, территорияләрне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча административ комиссия, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар һәм "ФОРПОСТ" активистлары яр буйларының чисталыгын тәэмин итеп рейдлар үткәрәләр. ярларын чистартырга чыктылар.

6 августта Әҗәкүл авылында яр буйларын чистартуда яшь гвардиячеләр отряды катнашты.

Эшкә хирыс кешеләрне дәүләт үз канаты астына ала. «Яңа фермер хуҗалыгы» программасы буенча бакчачылык, терлекчелек өлкәсендә шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Максат - аларның эшчәнлеген киңәйтеп җибәрү. Бу грантны отар өчен күпмедер күләмдә капиталың, рәсмиләштерелгән җирең булу зарур.

“Фәрхупҗамал апа 1989 елга кадәр Илтимердә яшә­де.  Берүзе калды, китмим дип, аяк терәп торды. Кышларда – юлсыз, кара төннәр­дә утсыз яшәү авырлыгы тора-бара аны да сындырды. Илти­мернең соңгы могиканы булып күченде”.

Эшлекле тәҗрибә уртаклашу вакытында да үзара элемтәләр булдыру, тәкъдим-сораулар буенча тиз карарлар кабул итү ягыннан Актаныш үрнәк күрсәтте. Берлек рәисе Мәхмүт Фәттахов  “Актаныш икмәге” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышканда район җитәкчесе Энгель Фәттахов үзенең тәкъдимен белдерде – Актанышта лимонад җитештерү идеясын әйтте ул. Мәхмүт Габделхәмит улы аны хуплап, күтәреп тә алды.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

-Комбайннар да, игенчеләр дә, җитәкчеләр дә басуда бүген – һәр сәгать, һәр минут нәтиҗәле үтә. Актаныш игенчесе, дигән данлыклы исемебез бар. Республикада игенчелектә яулаган биеклегебез бар – уңыш быел гектарыннан уртача 35-36 центнер чыга. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез, кара туфраклы,  уңдырышлы җирләребез безгә тагын да зуррак бурычлар кую өчен нигез булып тора. Шуңа да без бүген эзләнәбез – төрле өлкәләрдә сыналган тәҗрибәне өйрәнәбез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International