-Мичтән чыккан һәр партия икмәкнең сыйфатын күзәтчелектә тотабыз. Әйтик, ачыга пешкән ипи учка җыелып беткәннән соң да кире үз формасын ала икән – смена сыйфатлы эшләгән. Бездә һәркем - үз эшенең остасы. Икмәк пешерүдә баш ясаудан башлап, әзер ипине мичтән чыгарганга кадәр һәр этапны төгәл башкарырга кирәк. Кибетләргә безнең продукция төргәкләп озатыла. Безнең ипигә һәм кондитер эшләнмәләренә сорау зур. Аларның киңәш-тәкъдимнәрен дә эш барышында һәрвакыт искә алабыз , - ди Зәбир Мөнәвир улы.
Кошчылык-инкубатор станциясендә бәбкәләрне үстерү тәүлек дәвамында автоматлаштырылган системага көйләнелгән. Хезмәткәрләр сменалап эшли. Автоматлаштырылган бер торакта 15 мең чебеш асрала. Су да, ашату өчен катнаш азык та рацион нигезендә бирелә. Күпме су эчелгәне, катнаш азык тотылышы исәпләп барыла. Көндәлек үсеш тә көн дә журналга теркәлә. Җитәкче Һаҗәр Фәрдиева үзләрендә эшләүче 16 хезмәтчәнне дә, үз эшләренең осталары, тырышлар, ди.
Бәхетле әти-әни Нуриев Айзат Хатип улы һәм Нуриева Альбина Илис кызы өченче балаларына - улларына Булат исеме куштылар.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев, Удмурт Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Михайлович Кушко, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Актаныш районы үрнәгендә республикада федераль һәм региональ программаларның үтәлеше белән таныштылар.
Төзекләндерү эшләрен Данис Гәрәев җитәкчелегендә 6 нчы ПМК оешмасы башкара.
Төзекләндерү барышында, иң элек, буа янындагы газ торбалары, электр, элемтә чыбыклары күчерелгән иде. Аннан соң, күпер яны агачлардан кисеп чистартылды. Хәзер инде буа чистартылып, яр буйлары эшләнде.
Быел без республикада эшләп килүче 34 программаның 25ендә катнашабыз. Ел дәвамында юллар программасын да исәпкә алып, 800 миллион сумлык капиталь салым эшләре башкарачакбыз. Районда биш төзелеш оешмасы: “Газстройсервис”, “ПМК”, “Ремстрой Дом”, “ПМК-6”, “Стройком”; юллар төзүче өч оешма: “Актаныш юллары”, ”Татавтодор” (Минзәлә филиалы), “ИТК”; су һәм җылылык челтәре буенча өч оешма: “Коммунсервис-Актаныш”, “СУГАЗ”, “Теплосервис”, каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүче “Актаныш полигоны” эшләп киләләр.
Хөрмәтле төзүчеләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек телим, гаиләләрегездә иминлек булсын, эшегездә яңа уңышларга ирешегез. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен кирәкле булган эшләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләрен бирсен.
Быел көз бодайны – 450, арышны 750 гектарда чәчүне планлаштыралар. Бодайның “Казанская- 560”, “Султан” сортларын, арышның “Бүләк” сортын чәчәчәкләр “Тамыр”да.
Актаныш кырларында нигездә көзге культураларны – бодайны, арыш урып-җыю тәмамланды. Борчак уңышын да җыеп алган хуҗалыклар инде арпа суктыруга кереште.
Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән пилотлар белән аралашып иҗат итү, авиация юнәлешен үстерү киләчәктә Актанышка һава рейслары да булыр дигән ышаныч бирә. Бу хакта тулырак 17 августта үтәчәк авиашоу көнендәге хәбәрләрдә танышырсыз.