Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2018 елның 12 августы, якшәмбе

Сезнең  хезмәт ярдәмендә елдан-ел  районның йөзе үзгәрә.  Файдалануга тапшырылган яңа торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләребез нигез һәм беренче кирпеч сала.

Бүгенге көндә районда бик күп объектлар төзелә,  күпсанлы федераль һәм республика программаларыннан файдаланабыз.  Капиталь төзелеш  программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр,  яңа клублар төзелә, фельдшер-акушерлык пунктлары салына. Районыбызның коммуналь оешмалары һәм төзүчеләр торак пунктларны газлаштыру, коммуналь челтәрләрне яңарту, юллар төзү буенча  дистә миллионнар белән исәпләнгән эш башкара.

Хөрмәтле төзүчеләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, һәммәгезгә дә ныклы  сәламәтлек  телим, гаиләләрегездә иминлек булсын, эшегездә яңа уңышларга ирешегез. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен кирәкле булган эшләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләрен бирсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International