“Актаныш икмәге” җәмгыяте 33 төрдә икмәк һәм кондитер ризыклары әзерли, күрше районнар да актанышлылар белән хезмәттәшлек итә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Яңа Әлемдә “Актаныш икмәге” җәмгыяте икмәк пешерү комбинатында хезмәтчәннәр тәүлек дәвамында эшлиләр. Эш берничә сменада оештырылган.

Әлем ипиен актанышлылар да кибетләрдән бик теләп һәм яратып ала. Мөслим, Минзәлә районнары халкы да “Актаныш икмәге” пешергән ипиләрне үз итә. Чүпрәсез – ачыга пешкән ипигә аеруча да сорау зур. Арыш оныннан көрпә кушып пешергәнен дә, сәламәтлеккә файдалы, дип яратып алалар.

-Мичтән чыккан һәр партия икмәкнең сыйфатын күзәтчелектә тотабыз. Әйтик, ачыга пешкән ипи учка җыелып беткәннән соң да кире үз формасын ала икән – смена сыйфатлы эшләгән. Бездә һәркем - үз эшенең остасы. Икмәк пешерүдә баш ясаудан башлап, әзер ипине мичтән чыгарганга кадәр һәр этапны төгәл башкарырга кирәк. Кибетләргә безнең продукция төргәкләп озатыла. Безнең ипигә һәм кондитер эшләнмәләренә сорау зур. Аларның киңәш-тәкъдимнәрен дә эш барышында һәрвакыт искә алабыз , - ди Зәбир Мөнәвир улы.

Икмәк комбинатында автоматлаштырылган җитештерү цехлары эшли. Эшчәнлекләрен тагын да киңәйтергә ниятлиләр, тиздән биредә лимонад ясау цехы да ачылачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International