ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2018 ел
якшәмбе

Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылында әлеге мөхтәрәм зат -  бердән-бер йөзьяшәр. Хәер, Актаныш районында бармак белән генә санарлык ул Сәрбикамал Шәйхелкәрим кызы кебек “тере тарих”ларны.

Актаныш аэропортының 50 еллык тарихы бар. Көненә ике мәртәбә Ан-24, өч мәртәбә Як-40,  дүрт мәртәбә  L-410 пассажир самолетларында очуларын актанышлылар бүген дә сагынып сөйли. Аэропортны үрнәк хәлдә тотучы, җаен туры китереп, һәр пассажирны да самолетка утыртып җибәрү әмәлен табучы аэропорт хуҗасы Лемар абый турында  бүген инде мәзәкләр иҗат ителгән – яратып, үз итеп, хөрмәт белән сөйлиләр.


17
август, 2018 ел
җомга

Бүген дә – 17 август көнне Актаныштагы аэропорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте. Һәркем Актанышка килкән очкычлар -  Cessna-182, Cessna-172, Zodiac CH 650, Cetus RV самолетларында пилотларның маневрлар ясап очуын бар халык сокланып күзәтте. Актанышлыларның үзләренә дә очкычта һавага күтәрелү мөмкинлеге тудырылган иде.

2018-2019 уку елына районда 382 бала беренче сыйныфка укырга  бара. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 39 балага “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. II-XI сыйныфларда укучы 168 укучыга да акция барышында мәктәпкә әзерләнүдә булышлык күрсәтеләчәк – мәктәп сумкасы, уку әсбаплары, спорт киемнәре аларга инде тапшырыла да башлады. Ә инде тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларга мәктәп сумкасы һәм матди ярдәм тапшыру тантанасы  районда 25 август көнне булачак.

 Быел Актаныш районында  382 бала  беренче сыйныфка укырга бара.

Һәр оешма-предприятие үзендә эшләүчеләрнең мөмкинлегеннән чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән һәм акчала ярдәм итә.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле актанышлылар! Авиашоу Актаныш аэропортында 12 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!

-Актанышта “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары белән эшләгән идек. Хәзер нигездә “Башак” хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итәбез. Үзебездә сынау үтүче яңа сортларны кишәрлекләрдә үстерергә бирәбез. Кайсы сортның сездә ничек районлашу үткәнен өйрәнәбез. Актанышка килүемнең максаты да шул кишәрлекләрдәге сортларның уңыш бирүчәнлеген карау, - диде Нурания Зөфәр кызы .- Алдагы елларда бодайның  “Экада-66”  сорты игелде. Хәзер “Экада-109” сорты сынау үтә. “Иделле” һәм “Йолдыз” сортларын игәләр.


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы ел башында район хуҗалыкларының сөт сатуны - 200 тоннага, баш саннарын 40000 гә җиткерергә дигән максат белән эшләвен яз ук министрга әйткән иде. Бүген инде ул актанышлыларның әлеге максатка ирешүдәге уңышларын бәян итте. Бер гектарга уңыш алуны  киләчәктә Актанышта 50 центнерга җиткерү буенча фәнни-тикшеренү институтлары, югары уңыш үстерүче республика-төбәк җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итүдәге нәтиҗәләр белән таныштырды  ул.

Бүген – 15 август көнне Актанышка Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, урып-җыю барышы белән танышты. Очкычта йөреп район кырларын һавадан карады.  

Районда һәм җирлекләрдә  халыкка сатып бирү өчен арпа һәм бодайның сату бәясе билгеләнде.

Арпаның бер килограммы -  7, бодайның бер килограммы  7 сум 50 тиен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International