Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит

2018 елның 17 августы, җомга

2007 елдан башлап ел саен Актаныш муниципаль районында һәм республикада   «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелә, аның кысаларында  авыр тормыш хәлендә калган аз керемле гаиләләрдә укучы балаларга  яңа уку елына әзерләнергә булышу тора.

 Быел Актаныш районында  382 бала  беренче сыйныфка укырга бара.

Һәр оешма-предприятие үзендә эшләүчеләрнең мөмкинлегеннән чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән һәм акчала ярдәм итә.

Ярдәмнәр Игелек үзәгенең 6 бүлмәсендә кабул ителә( Актаныш авылы,юбилей урамы, 45 йорт).

Белешмәләр өчен телефон:3-02-80; 3-14-11; 3-11-46.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International