Актанышка яңалык кирәк иде, диде актанышлылар, күктәге бер-бер артлы очкан самолетларга карап

2018 елның 17 августы, җомга

Актанышта очкычлар гөрелтесе Бөтенрәсәй Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль вакытында ук ишетелгән иде. Үземә дә паралетта кош биеклегенә күтәрелеп, Актаныш, Агыйдел елгасы өстеннән очарга туры килде. Үз-үзеңне, куркуыңны җиңеп, биеклеккә күтәрелү, очу ләззәтен тату, һава спортына мәхәббәт уяну – бар кичерешләр дә бергә кушыла! Бүген дә – 17 август көнне Актаныштагы аэропорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте. Һәркем Актанышка килгән очкычларның -  Cessna-182, Cessna-172, Zodiac CH 650, Cetus RV самолетларында пилотларның маневрлар ясап очуын бар халык сокланып күзәтте. Актанышлыларның үзләренә дә очкычта һавага күтәрелү мөмкинлеге тудырылган иде.

 Яр Чаллы шәһәрендәге “Свободное небо” аэроклубы пилотларының  Рамил Гаязов җитәкчелегендә Актанышка икенче тапкыр килүләре. Дельталёт һәм  паралетта очу буенча мастер-класслар да үткәрде алар.

Казаннан килүче пилот Гадел Мөхәммәтшин: “Самолетта очу – минем хобби, - диде. - Актанышта очу өчен бар мөмкинлекләр тудырганнары өчен район җитәкчелегенә бар пилотлар исеменнән рәхмәт. Аэропортта бар уңайлыклар тудырылган. Самолетларга безнең бик сак карау кирәк, Актанышта борчылмый очтык, очу мизгелләреннән рәхәтлек алдык, һавага күтәрелеп китү юлы да безнең өчен уңайлы булды".

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International