22 август мәдәният һәм сәнгать паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре “Тамырларыбыз безнең символларда” тематик программасын тәкъдим итте.
Шунысы сөенечле - җиңүчеләр арасында комбайнчылар династияләре – әтиле-уллы эшләүчеләр дә, республикада исемнәре билгеле комбайнчылар да һәм туган якта яшәргә төпләнеп калучы яшьләр дә бар.
Татар Суыксуы авылы җирлегендә “Хәтирә” (Татар Суыксуы авылы) һәм “Газиз” (Яңа Кормаш авылы) мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре тыңланды һәм гает намазы укылды. Үткән елдагыдан аермалы буларак, мәчеткә җыелган халыкның күплеге күңелне сөендерә.
Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Ниндидер сәбәп белән корбан чалырга өлгермәүчеләр бүген кояш батканчы корбан чалырга өлгерә әле. Районыбызда Корбан гаете көнне корбан чалучы мөселман кардәшләребез күп булды. Кабуллардан булсын. Үзәк мал чалу урынына китерелгән кырыклап сарык та җитми калды. Сарыкларны өйләргә дә алып киттеләр, сатылган урында ук бар эшен бетереп, өлешләргә бүлеп, бер өлешен мәчеткә тапшыручылар да булды. Корбанга өч эре мал чалынды.
Кәзкәй мәдәният йорты каршындагы яланда балалар белән "Роберт абый алмалары" исемле шигырьле алма бәйрәме үткәрелде. Р Миңнуллинның балалар өчен чыккан китаплары бихисап. Шуларның берсе "Дөньядагы иң зур алма" китабы.
Корбан итеннән авыз итү 13 сәгатьтә Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, гуманитар гимназия-интернатта, Аскы Актаныштагы ветераннар йортында булачак. 16 сәгатьтә Корбан ашы үзәк хастаханәдә дә оештырыла.
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең һәммәгезне дә җирлекләрдә һәм район үзәгендә оештырылган корбан мәҗлесләрендә катнашырга чакырам. Вәгазь тыңлап, аралашып, фикерләшеп, бәйрәм көннәрендә корбан итеннән авыз итик. Корбан итләре сырхауларга, ятимнәргә, авыр тормыш ситуацияләрендә калучыларга район имамнары җитәкчелегендә таратылачак. Сихәте һәм бәрәкәте булсын!
20 август көненә Актаныш районы буенча арыш - 4210, арпа - 7900, көзге бодай - 5770, борчак – 2904, солы – 1260, язгы бодай – 1000 гектарда җыйнап алынган.
Урып-җыюда катнашучы комбайнчыларның эш күрсәткечләре көн дә чыгарыла, ә биш көнлек нәтиҗәләр буенча кыр батырлары билгеләнә. Чираттагы җиңүчеләрне, кырда эшләгән урыннарына барып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимиров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтов котлап, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның махсус премиясен тапшырдылар.
“Саф”, “Тамыр”, “Чишмә” агрофирмасы, “Башак”, “Агыйдел”, “Нур” хуҗалыкларына рейдлар барышында урып-сугу барышында сакчыл эш итүнең барлык чаралары күрелүе, янгынга каршы куркынычсызлык һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтү чаралары белән тәэмин ителүе, комбайнчыларда "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, комбайнны теркәү турында таныклыкның һәм еллык техник карауны узу турында таныклыкның булу-булмавы тикшерелде.