Районыбыз мәчетләрендә гает намазы иртән 6 сәгатьтә вәгазь белән башланып китте. Район Җәмигъ мәчетендә гает вәгазен һәм гает намазын район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин укыды.
Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов гает намазыннан соң, райондашларыбызны, кайткан кунакларны һәм мәчеттәге җәмәгатьне бәйрәм белән котлап, районда киләчәктә дә матур эш-гамәлләр кылып, күркәм тормыш алып барырга чакырды.
Өйләргә таралышып, гает коймагыннан авыз иткәннән соң, корбан чалырга ниятләгән райондашларыбыз үзәк мал чалу урынына 9 сәгатькә килделәр. Корбанга сарыклардан тыш, район җитәкчелеге олы мал чалды.
Корбан итеннән авыз итү 13 сәгатьтә Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, гуманитар гимназия-интернатта, Аскы Актаныштагы ветераннар йортында булачак. 16 сәгатьтә Корбан ашы үзәк хастаханәдә дә оештырыла.