Кәзкәй мәдәният йорты каршындагы яланда балалар белән "Роберт абый алмалары" исемле шигырьле алма бәйрәме үткәрелде. Р. Миңнуллинның балалар өчен чыккан китаплары бихисап. Шуларның берсе "Дөньядагы иң зур алма" китабы. Әлеге бәйрәмдә балалар шушы китаптан шигырьләре белән таныштылар, алма турында әйтемнәр, табышмаклар әйттеләр, алмалы уеннар:кашыкка алма салып йөгерү, корзинга алма кертү, музыкаль алма, кем күпме алма җыя һ.б. уеннарда катнаштылар. Соңыннан алма пирогы һәм компоты белән сыйландылар. Алмалы бәйрәм авылдагы балаларның ялын күңелле уздыру, Р.Миңнуллинның 70 яше тулу уңаеннан аның балалар өчен язган шигырьләре белән танышу максатыннан уздырылды.