Урып-җыю кампаниясендә бөртек җыючы комбайннарның куркынычсыз эксплуатациясен тәэмин итү – әлеге чорда әһәмиятле бурычларның берсе булып тора. Техник карау уздырганда янгынга каршы эшчәнлек буенча тулысынча комплектланыш мәсьәләләренә махсус игътибар бирелде. Уртак файдаланудагы юллардан габаритсыз техника йөртүне оештыру буенча аңлату эше уздырылды.
2018 елга эш планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Комбайн" операциясен уздыру турында" боерыгы нигезендә, бөртек җыючы комбайннардан файдаланганда хокук бозуларны кисәтү һәм бәхетсезлек очракларын киметү һәм аларның сакланышын тәэмин итү максатларында, 6 августыннан башлап 1 сентябрьгә кадәр Актаныш муниципаль районы буенча рейдлар уздырыла. Рейдлар барышында тормоз системасының, руль идарәсенең, яктылык җайланмаларының төзеклегенә һәм комбайннарның янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешенә махсус игътибар бирелә. Күрше районнардагы инспекторлар белән уртак рейдлар 2018 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
“Саф”, “Тамыр”, “Чишмә” агрофирмасы, “Башак”, “Агыйдел”, “Нур” хуҗалыкларына рейдлар барышында урып-сугу барышында сакчыл эш итүнең барлык чаралары күрелүе, янгынга каршы куркынычсызлык һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтү чаралары белән тәэмин ителүе, комбайнчыларда "F" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, комбайнны теркәү турында таныклыкның һәм еллык техник карауны узу турында таныклыкның булу-булмавы тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча аларны бетерүнең конкрет срокларын күрсәтеп, күрсәтмәләр, ике кисәтү кәгазе бирелде. Шәхси комбайннарында эшләүче фермерлар тикшерелеп, документлары тәртиптә булмаган очраклар буенча беркетмәләр төзелде.