Татар Суыксуы авылы җирлегендә Корбан ашлары үтте

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татар Суыксуы авыл җирлегенә биш авыл карый. Һәр авылда да халык өчен төрле чаралар үткәрелеп тора. Мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете быел 21 августка туры килде. Корбан чалу-Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдың та, бетте түгел, аның әҗерен көтү мәслихәттер. Билгеле булганча, корбанлык бәйрәм намазыннан соң чалына. Авылыбызда Корбан ашы өч урында үткәрелде. Инде менә икенче елын  Совет урамында Фәнил белән Гөлия Бикмөхәммәтовлар күрше-күләннәрне мәҗлескә җыя. Корбан ашы Татар Суыксуы авылы халкы өчен авыл хуҗалыгы ярдәме белән ашханәдә зурлап оештырылса, шушы җирлеккә кергән Карт авылында исә, әлеге изге мәҗлес клубта узды.

 

Җирлектә Корбан бәйрәме 22 август көнне дә дәвам итте. Яңа Кормаш авылында “Әнәк” агрофирмасы булышлыгы белән Яңа Кормаш мәктәп бинасында дин кардәшләребез корбан ашына җыелды. Шул ук көнне Татар Суыксуы авылының Үзәк урамында Шәрәфетдинова Фәйрүзә һәм Хуҗин Хәнис гаиләләре корбан ашы үткәрде.

 

Татар Суыксуы авылы җирлегендә “Хәтирә” (Татар Суыксуы авылы) һәм “Газиз” (Яңа Кормаш авылы) мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре тыңланды һәм гает намазы укылды. Үткән елдагыдан аермалы буларак, мәчеткә җыелган халыкның күплеге күңелне сөендерә.

 

Әлеге изге бәйрәмне үткәрүдә авыл башкарма комитеты, мәдәният йорты, социаль һәм мәктәп хезмәткәрләре бик нык ярдәм итте. Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра. Корбан бәйрәмен оештыруда катнашканнарның биргән сәдакаларын Аллаһы кабул итсен, узләрен жәннәте белән шатландырсын! Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International