“Тамырларыбыз безнең символларда”

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

22 август мәдәният һәм сәнгать паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре “Тамырларыбыз безнең символларда” тематик программасын тәкъдим итте. Чарада шул темага кагылышлы китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Россия, Татарстан тарихын чагылдырган китаплар, шул темага кагылышлы поэзия әсәрләре тәкъдим ителде.Күргәзмә буенча җанлы әңгәмәдән соң, катнашучылар ”Әдәби –экспресс”ка тукталдылар. Алар мини- викторинадагы кызыклы сорауларга җаваплар таптылар.Соңыннан мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр. “Шигъри тәнәфестә” Р.Миңнуллин, М.Кәрим, Р.Байтимеровның шигырьләрен укыдылар.”Бердәм Россия” партиясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе З.Г.Исламова безнең тарихыбыз, “Бердәм Россия” турында тирәнрәк мәгълуматлар бирде, россия байрагы символикасы булган флаг,  ленталар олеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International