Корбан гаете мөбәрәк булсын!

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар!

Сезнең барыгызны да Корбан гаете белән район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз  исемемнән ихлас котлыйм.

Бүген мөселман дөньясы өчен олуг бәйрәм. Дөньяның һәр почмагында зурлап билгеләп үтелә Корбан бәйрәме.  Безнең өчен дә көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе ул. Яңа гына Ураза гаетен каршы алган идек. Ул чагында  да алдыбызда торган зур эшләрне иминлек белән, хәвеф-хәтәрсез башкаруда хәер-фатиха сорадык. Аллага шөкер, кырларда мул уңыш үсте. Бүген инде аның яртысын җыеп алдык. Корбан гаетен дә матур уңышлар белән каршы алабыз. Һәр өлкәдә райондашларыбыз республикада Актаныш данын яклап эшли.

 Халкыбыз да, республика, район җитәкчелеге дә дини кануннарга хөрмәт белән карый, дини бәйрәмнәребез республика югарылыгында билгеләп үтелә. Районда да быел мөселман балалары сабан туен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үткәрдек. Рамазан аенда үзәк стадионда 300 мөселман кардәшебез белән ифтар үткәрдек. Районыбызда озак еллар дәвамында имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә аксакалларның, мөслимә-мөгаллимәләрнең, имамнарның, абыстайларның дини тәрбия һәм гыйлем бирүдә нәтиҗәле эшләүләренең күркәм нәтиҗәсе ул. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә дә без алар белән киңәшләшеп эш оештырабыз.

Актаныш – саф татар районы. Эш-гамәлләребездә дә чагыла ул. Иртән районыбызның һәр мәчетендә дә гает намазы укылды. Корбан чалучылар бик күп. Район җитәкчелеге дә олы малны корбанга чалдыра. Кабуллардан булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең һәммәгезне дә җирлекләрдә һәм район үзәгендә оештырылган корбан мәҗлесләрендә катнашырга чакырам. Вәгазь тыңлап, аралашып, фикерләшеп, бәйрәм көннәрендә корбан итеннән авыз итик. Корбан итләре сырхауларга, ятимнәргә, авыр тормыш ситуацияләрендә калучыларга район имамнары җитәкчелегендә таратылачак. Сихәте һәм бәрәкәте булсын!

Корбан гаете белән! Бергәләп бәйрәм итик, исән-сау булып, имин тормышта, бердәм тупланып, киләчәктә дә эшлик һәм яшик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International