Күркәм эшләребез белән бер-беребезне гел шулай сөендерик

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

-Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Ниндидер сәбәп белән корбан чалырга өлгермәүчеләр бүген  кояш батканчы корбан чалырга өлгерә әле. Районыбызда Корбан гаете көнне корбан чалучы мөселман кардәшләребез күп булды. Кабуллардан булсын. Үзәк мал чалу урынына китерелгән кырыклап сарык та җитми калды. Сарыкларны өйләргә дә алып киттеләр, сатылган урында ук бар эшен бетереп, өлешләргә бүлеп, бер өлешен мәчеткә тапшыручылар да булды. Корбанга өч эре мал чалынды. Корбан чалганда хәзрәтләребез дога укып торды. Корбан итеннән авыз итү Актанышта  биш урында үткәрелде, һәр кайсында хәзрәтләребез катнашты. Район җитәкчеләре дә килде, бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Дин юлында һәр эшебездә ярдәм итәләр, район җитәкчесе Энгель Нәвап улына барлык дин кардәшләребез исеменнән рәхмәтемне белдерәм, - дип, районда Корбан бәйрәмнәренең барышы белән таныштырды район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.

Җирлекләрдән дә бәйрәм барышы турында матур хәбәрләр алдык. Корбан ашлары вәгазьләнеп, күңелләрне пакьлап, изге эшләр кылып үткән. Җирлекләрдән дә, район үзәгеннән дә корбан итләрен күпләп Пучыдагы ветераннар йортына һәм Такталачыктагы коррекцион мәктәпкә китергәнннәр. Мәчетләргә дә тапшырганнар.

Хөрмәтле райондашлар, ихлас ярдәмнәрегез үзегезгә меңе белән игелек булып әйләнеп кайтсын. Сәламәт булып, бәрәкәтле тормышта күркәм эшләребез белән бер-беребезне гел шулай сөендереп яшик.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International