Уңыш җиңү китерә: 33 комбайнчы район җитәкчесе Энгель Фәттаховның махсус премиясе белән бүләкләнде

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

-2 августта беренче кыр батырларын билгеләп, биш көнлек нәтиҗә чыгарылган иде. Шуннан бирле һәр биш көн саен нәтиҗә ясап барабыз. Урып-җыюда иң күп уңыш суктырган комбайнчыларга кырда  - бөртекләрне суктырган урында район җитәкчесе Энгель Нәваповичның урак батырларына бирелүче махсус премиясен тапшырабыз. Бүген – 22 июль көнне  биш көнлек нәтиҗәләр буенча бишенче тапкыр нәтиҗә ясалды һәм без көнендә аны хезмәт уңганнарына тапшырдык та. Шунысы сөенечле - җиңүчеләр арасында комбайнчылар династияләре – әтиле-уллы эшләүчеләр дә, республикада исемнәре билгеле комбайнчылар да һәм туган якта яшәргә төпләнеп калучы яшьләр дә бар, - дип, кыр батырлары белән таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимиров.

-Урып-җыюда катнашучы комбайнчыларның  эш күрсәткечләре көн дә чыгарыла, ә биш көнлек нәтиҗәләр буенча кыр батырларын бүләклибез. Урып-җыю районда һәр хуҗалыкта кызу темплар белән алып барыла. Игеннәрнең өлгергәнлегенә карап, һәр культура да үз вакытында суктырыла. Җирне эшкәртү дә, көзге чәчү дә хуҗалыкларда быел үз вакытында башланып китте. Дәүләт ярдәмнәренең хуҗалыкларга вакытында бирелүе дә эшне дөрес технология белән сыйфатлы башкаруда көчле этәргеч һәм кызыксындыру чарасы, - ди, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов.

Комбайнчылар үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән һәм эш шартларыннан канәгать булуларын белдерделәр. Уңышның әйбәт булуы да сөендерә аларны. Бөртекләрне тиз көндә җыеп алу һәм суктырылган бөртек күләме буенча районда үзара ярыша алар. Хуҗалыклар да комбайнчыларга кызыксындыру чаралары билгеләгән.

-Урып-җыюда сигезенче елын катнашам. Икенче елын инде Акрос-585 комбайнында эшлим. Быел беренче тапкыр бүләкләнәм. Һәр басуның үз үзенчәлеге. Культурага, сортына һәм үсү чорында кулланылган дөрес технологиягә карап һәр  басу үзенә бер төрле. Авыл янындагы арпа басуын суктырып бетерәм, санаулы гектарлар калды. Ә тау өстендәге басудагы арпа уңышы монысыннан да әйбәт. Һәр басуга кергәч, комбайнны көйлим югалтуларсыз җыеп алу өчен, - ди 17  август нәтиҗәләре буенча  бүләкләнүче “Агыйдел” хуҗалыгы комбайнчысы Хәлим  Бикмөхәммәтов.

Район җитәкчесе Энгель Фәттаховның премиясенә лаек булучы комбайнчыларыбыз:

2 август – Эльбрус Мөхәммәтов,  Ильмир Гайнанов, Зәки Җәмилов, Альберт Шәңгәрәев(“Актаныш” а.ф.), Айдар Хуҗин( “Таң”), Мансур Хәмзин (“Чишмә” а.ф.);

7 август – Альмарис Шәрәфиев, Вәлихан Адамбаев(“Әнәк” а.ф.), Илнур Мөхәммәтдинов, Дилүс Мөхәммәтдинов( “Чәчер”), Илнар Мирзагалиев, Илназ Гыйндуллин( “Тамыр”), Азат Шәехов( “Чиялек”);

13 август – Рамил Шәймәрданов, Равил Сәлимов( Нур Баян ис.), Илнар Мирзагалиев( “Тамыр”), Хамис Фәррахов, Фердинант Закирҗанов, Алмаз Галләмов(“Әнәк” а.ф.);

17 август – Нияз Гайнанов, Ильмир Гайнанов, Фоат Дәүләтов, Альберт Шәңгәрәев, Эльбрус Мөхәммәтов(“Актаныш” а.ф.), Хәлим Бикмөхәммәтов(“Агыйдел”), Салават Минһаҗев(“Алга”);

22 август – Лерон Насыйфуллин(“Саф”), Исмәгыйль Салихов, Алмаз Галләмов, Марсель Мисбахов(“Әнәк” а.ф.), Илмир Гайнанов, Эльбрус Мөхәммәтов(“Актаныш” а.ф.), Динар Хәйдәров( “Башак”).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International