Энгель Фәттахов: “Һәр гектардан 50 центнер уңыш алу өчен яңа алымнар кулланабыз”

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

-Актанышта хезмәтне ярату, җир кадерен белү, технологик таләпләрне үтәп икмәк игү үзенең матур нәтиҗәсен биргән. Энгель Нәвап улы белән “Актаныш” агрофирмасы, “Ташкын”, “Саф”, “Чишмә” агрофирмасы, “Чишмә”, “Башак”, “Нур Баян”, “Эконом” хуҗалыклары кырларын карадык. Сездәге кебек язгы бодай республикада башка юк. Югалтуларсыз җыеп алыгыз, бәрәкәтен күрегез. Чөнки быел икмәккә сорау бар, бәясе дә югары. Сездәге кебек тырыш хезмәтчәннәргә без кызыксындыру чараларын да мулдан бирәбез. Комбайнчылар белән аралаштым. Кәефләре әйбәт, эш шартларыннан канәгать алар, хезмәт хаклары да вакытында бирелә. Республика грантын откан комбайнчылар быел да югары нәтиҗәгә омтылалар. Җитәкче-белгечләр белән аралаштык. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кулланалар. Дәүләт ярдәмнәре буенча да эшлекле аралашу барды. Авыл хуҗалыгының һәр тармагына да республика ярдәмнәре саллы. Икмәккә бәя югары. Октябрь  бәйрәмнәренә сөткә дә бәя бер литрга 25 сумга кадәр булыр дип фаразлыйбыз. Актаныш үз алдына югары максатлар куя, җитештерү күләмен һәр өлкәдә арттыра. Базардагы бәяләр дә быел сезгә хуҗалыкларның финанс хәлен яхшырту өчен мөмкинлек бирә. Мин ышанам, уңышка ирешеп, сез үз алдыгызга тагын да югары максатлар куярсыз. Рәхмәт сезгә, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы бүген Актаныш авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә бәя биреп.

Марат Әхмәтов язын уҗымнарны караганнан соң да Актаныш игенчеләренең хезмәтенә югары бәя биргән иде. Бүген исә, кырлардагы игеннәрнең уңышын күреп, тәҗрибә, хезмәтне ярату, һәр этапта дөрес технологик алымнарны кулланып уңышны формалаштыргансыз, диде.

Министрның мактавы урынлы да. Иртә яздан хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, игенчеләр район җитәкчесе Энгель Нәвап улы белән берлектә район басуларында булып, һәр басуның үзенчәлеген искә алып, икмәк уңышын формалаштыруда – югары уңыш алуда бар таләпләрне үтәде. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу да, киңәшләшеп эшләү дә, урып-җыюга керешер алдыннан юнәлешле укыту да булды быел. Вакытында куелган көч һәм лаеклы хезмәт  Актаныш кырларында мул уңыш булып үз нәтиҗәсен бирде.

Актанышлыларның тырышлыгын уңай бәяләгән министр Марат Әхмәтов җитәкчеләрнең игенчелектә дә, терлекчелектә дә дәүләт ярдәмнәрен сорауларын  уңай хәл итәргә вәгъдә бирле. Сездәге кебек тырыш хезмәтчәннәргә без кызыксындыру чараларын билгелибез, ярдәм итәрбез, диде.

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы ел башында район хуҗалыкларының сөт сатуны - 200 тоннага, баш саннарын 40000 гә җиткерергә дигән максат белән эшләвен яз ук министрга әйткән иде. Бүген инде ул актанышлыларның әлеге максатка ирешүдәге уңышларын бәян итте. Бер гектарга уңыш алуны  киләчәктә Актанышта 50 центнерга җиткерү буенча фәнни-тикшеренү институтлары, югары уңыш үстерүче республика-төбәк җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итүдәге нәтиҗәләр белән таныштырды  ул.

 

Республика өчен ел катлаулы булды. Рекордлы икмәк булмас. Ә Актанышта хезмәт, җирне ярату, технологик таләпләр үтәлү югары уңыш алуга нигез булды. Республикада икенче урында барасыз, икмәкне югалтуларсыз җыеп алыгыз, бәрәкәтен, файдасын күрегез, диде Марат Готыф улы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International