Энгель Фәттахов: “Республикага район-шәһәрләргә очучы үз һава юлы кирәк!”

2018 елның 19 августы, якшәмбе

 

-Актаныш - республика башкаласыннан иң ерак урнашкан район. Тормыш тизлеге хәзер бик зур, вакыт бик кадерле. Килеп туган сорауларны да тиз һәм үз вакытында хәл итү кирәк. Актанышта пассажирлар өчен  һава юлы булу – заман таләбе. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка да әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттем. Актаныш аэропортын без төзек хәлдә саклап калдык, аның очу полосасы да дөрес технология белән эшләнгән. Бүген дә очкычларга  хәвефсез төшү һәм күтәрелү мөмкинлеге бирә. Рөстәм Нургали улы безнең тәкъдимне кабул итеп, халыкның ихтыяҗын өйрәнергә кушты. Чөнки әлегә республика шәһәр-районнары арасында пассажирлар өчен үз һава юлыбыз юк, ә халыкта сорау бар. Республика башкаласыннан иң ерак урнашкан район буларак, ул безнең өчен аеруча да актуаль. Беренче эш итеп, аэропортта төрле чаралар үткәрә башладык. Актаныш халкына, аеруча да үсеп килүче буынга очучылар белән аралашу мөмкинлеге тудырдык, төрле маркадагы  очкычлар чакырдык. Бөтенрәсәй Әлфия Авзалова фестивале кысаларында Чаллыдан килеп, “Свободное небо” аэроклубы күрсәтмә чыгышлар ясаган иде. 17 августта – бүген Казан шәһәреннән дә очкычлар һәм пилотлар килде. Республика шәһәр-районнарыннан техник иҗат белән шөгыльләнүче балалар арасында бәйге бара, - дип, районда һава линиясен булдырудагы бурыч-максатлар белән таныштырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов аэрошоуда. – Балалар өчен һәр юнәлеш буенча да техник модельләштерү түгәрәкләре булдырып, аларның матди-техник базасын ныгытырга уйлыйбыз. Аэропорт район халкына хезмәт итәргә тиеш. Иң беренче чиратта, ул – санавиация. Ашыгыч һәм тиз ярдәм күрсәтү өчен авыр хәлдә калучы райондашларның гомерен саклап калуда зарури ул. Республика клиник хастаханәләренә алып барып җиткерүдә һәр мизгел кыйммәт. Аннан соң, безнең район -  авыл хуҗалыгы районы. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә дә самолетлар хезмәтеннән файдалану безнең өчен отышлы.

Актаныш аэропортының 50 еллык тарихы бар. Көненә ике мәртәбә Ан-24, өч мәртәбә Як-40,  дүрт мәртәбә  L-410 пассажир самолетларында очуларын актанышлылар бүген дә сагынып сөйли. Аэропортны үрнәк хәлдә тотучы, җаен туры китереп, һәр пассажирны да самолетка утыртып җибәрү әмәлен табучы аэропорт хуҗасы Лемар абый турында  бүген инде мәзәкләр иҗат ителгән – яратып, үз итеп, хөрмәт белән сөйлиләр.

17 август көнне Актаныштагы аэропорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте һәм тарихи истәлекләрне яңартты. Һәркем Актанышка килгән очкычларның -  Cessna-182, Cessna-172, Zodiac CH 650, Cetus RV самолетларында пилотларның маневрлар ясап очуын  сокланып күзәтте. Актанышлыларның үзләренә дә очкычта һавага күтәрелү мөмкинлеге тудырылган иде.

-Үзем дә очарга җыенып торам әле, - диде, заманында самолет белән очып көнендә Казаннан урап кайткан эшмәкәр Ралиф Фәхразыев. – Иртән китеп, кич урап кайта идек. Лемар абый урын булмаса, Бөгелмә, Минзәләгә баручы самолетка булса да утыртып җибәрә иде. Армиядә су асты көймәсендә хезмәт иттем, күңелемә якын өлкә һава юлы да. Бер-берсенә охшаш алар су юлы белән. Актанышка яңалык кирәк иде. Чөнки аэропорт булмау – ул безнең заман тизлегеннән артта калу.

Яр Чаллы шәһәрендәге “Свободное небо” аэроклубы пилотларының  җитәкчесе Рамил Гаязов беренче тапкыр дельталетларда  һавага күтәрелүчеләргә киңәшләрен дә бирде.

-Курку –табигый, ул саклану чарасы. Бернинди дә курку хисе булмаса, фаҗигаләр дә килеп чыгарга мөмкин. Оча-оча  күнекмәләр барлыкка килә, кеше, кызыксынып,  һәвәскәр очучы булып китә. Чаллыда да  яшьләр арасында җиңел авиацияне күтәрү буенча  2013 елдан эшлибез. Кечкенәдән һәр кайсыбыз очучы, я космонавт булырга теләгәнбез. Хыялыбызны чынга ашырырга уйладык. Парамотор, аэрошот, дельталетлар белән Актанышка да килдек. Балаларның безгә карап соклануларын, кызыксынуларын күрүе рәхәт.

Казаннан килүче пилот Гадел Мөхәммәтшин:

-Самолетта очу – минем хобби, - диде. - Актанышта очу өчен бар мөмкинлекләр тудырганнары өчен район җитәкчелегенә бар пилотлар исеменнән рәхмәт. Аэропортта бар уңайлыклар тудырылган. Самолетларга безнең бик сак карау кирәк, Актанышта борчылмый очтык, очу мизгелләреннән рәхәтлек алдык, һавага күтәрелеп китү юлы да безнең өчен уңайлы булды.

Казаннан һава судносы командиры Гадел Мөхәммәтшин җитәкчелегендә килгән пилотлар арасында Рәсәй чемпионнары да, хәрби юнәлештә эшләүчеләр дә бар иде. Актаныштагы тантананы  пилот Сергей Андрюшенко ачып, катлаулы маневрлар белән югары пилотаж күрсәтте. Егетләр әлеге очкычларда республика, Рәсәй күләмендәге чараларда чыгыш ясый. Республика Ачык күк фестивалендә катнашкан егетләр әле яңа гына  Пермь өлкәсеннән кайттылар. Актаныштагы чарадан соң, Уфада да чыгыш ясаячаклар. Мәскәүдә дә аларның чыгышларын яратып кабул иткәннәр.

Актанышта үткән чараның масштабын да күз аллау кыен түгел. Чөнки биредә  республика район-шәһәрләреннән килгән яшь иҗатчылар да үз модельләрен сынап карады. Аларның эшләрен  СССР спорт мастеры Юрий Николаевич Усов җитәкчелегендәге жюри бәяләде. “Авиамодельләр” номинациясендә Чистай балалар һәм яшьләр иҗат үзәге җиңү яулады. Икенче урында - Актаныштан Уразай, өченче урында Актаныш кадет-интернат мәктәбе.

Модельләрне сынап караганнан соң, ераклыкка очуда, билгеләнгән урынга  туры килүдә җиңүчеләрне, модельләрнең копияләрен  эшләү осталарын, иң яхшы пневморакета модельләрен эшләүче балаларны һәм командаларны республика мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ранис Идрисов бүләкләде. Ранис Әнвәр улы аларны үз модельләре белән республика ярышларында да актив катнашырга чакырды, медаль һәм кубоклар тапшырды.

“Лачын” боз спорт сарае җитәкчесе Рамил Галиев хәрби-патриотик юнәлештә балаларга өстәмә белем биреп, аларга очучы һөнәрен үзләштерүдә ярдәм итүдә башлап йөрүчеләрнең берсе.

-Очкычта йөртергә өйрәтүче тренажерларны кайтартуда электән дә Энгель Нәвапович ярдәм иткән иде, балаларга өстәмә белем бирүдә аэропортка очучылар, очкычлар чакыру ниятебезне дә хуплап кабул итте һәм аны районда зур чара итеп оештыруда ярдәм итте - һәр башлангычны хуплап кабул итә ул. Тиздән Актанышта балаларга тәҗрибәле очучылар дәресләр бирәчәк, авиациягә өйрәтәчәк, - дип, уй-максатлары белән дә уртаклашты ул.

Актанышның 2 нче мәктәбе укучылары командасы техник иҗат бәйгесендә катнашып, пневморакета модельләре буенча беренче урын яулады.

-Актаныштагы бәйге безнең өчен республика бәйгеләрендә катнашу өчен этәргеч бирде. Хәзер республика бәйгесенә әзерләнәбез. Безнең түгәрәккә 30 бала йөри, бәйгегә җиде укучының эшләре белән катнаштык, 6 төрле модель тәкъдим иттек. Дәрес вакытында башланган проект эшләрен түгәрәкләрдә дәвам итәбез. Хәрби юнәлеш буенча да эшлибез. КамАЗ, авыл хуҗалыгы машиналары модельләребез дә бар. Авыл хуҗалыгы машинасы моделе белән республика бәйгесендә катнашып, 28 команда арасында 6 урын алган идек, - дип, мәктәпнең технлогия укытучысы Рамил Яманов укучыларының бүгенге бәйгедә җиңүенә шатлануын белдерде.

Укучысы Мансур Гарипов быел җиденчегә бара: “Мин ракета моделе белән катнаштым, ераклыкка очырдым. Самолетларның маневр ясаганнарын кызыксынып карадым, энем Тимур хәтта самолетта очарга да өлгерде”, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International