Республика хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле оештырыла. Актанышта да әлеге акция кысаларында һәр елны мәктәпкә баручы укучыларга ярдәм күрсәтелә.
2018-2019 уку елына районда 382 бала беренче сыйныфка укырга бара. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 39 балага “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. II-XI сыйныфларда укучы 168 укучыга да акция барышында мәктәпкә әзерләнүдә булышлык күрсәтеләчәк – мәктәп сумкасы, уку әсбаплары, спорт киемнәре аларга инде тапшырыла да башлады. Ә инде тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларга мәктәп сумкасы һәм матди ярдәм тапшыру тантанасы районда 25 август көнне булачак.
Хөрмәтле райондашлар! Ярдәмнәр Игелек үзәгенең 6 бүлмәсендә кабул ителә (Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт).
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80; 3-14-11; 3-11-46.
Шулай ук түбәндә күрсәтелгән реквизитлар буенча даак акча күчерергә мөмкин:
Актанышская РО ОО «ТРО ВОИ»-Общество инвалидов РТ» ПАО «Ак БАРС» Банка г. Казань с. Актаныш
ИНН 1604008830 КПП 160401001
Р/С 40703810105979000003
к/с 30101810000000000805 БИК 049205805