Актанышта язгы бодайның “Йолдыз” сорты сыналды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Язгы бодайның “Йолдыз” сорты 100 процент Татарстанда эшләнгән сорт. Авторлык хокукы да Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында. Егерме ел дәвамында әлеге институтта лаборатория мөдире булып эшләүче Нурания Зөфәр кызы Василова Актанышта “Башак” хуҗалыгында булып, “Йолдыз” сортының быелгы табигать шартларында  күпме күләмдә уңыш биргәнен карады. Бодай басуында булып, әлеге сортның уңышын, җилемсәсен ачыклады.

-Актанышта “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары белән эшләгән идек. Хәзер нигездә “Башак” хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итәбез. Үзебездә сынау үтүче яңа сортларны кишәрлекләрдә үстерергә бирәбез. Кайсы сортның сездә ничек районлашу үткәнен өйрәнәбез. Актанышка килүемнең максаты да шул кишәрлекләрдәге сортларның уңыш бирүчәнлеген карау, - диде Нурания Зөфәр кызы .- Алдагы елларда бодайның  “Экада-66”  сорты игелде. Хәзер “Экада-109” сорты сынау үтә. “Иделле” һәм “Йолдыз” сортларын игәләр.

“Башак” хуҗалыгы басуларында 80 процент мәйданда “Йолдыз” сорты игелә. Республика буенча да киң таралган ул. Узган ел республикада 22 мең гектар мәйданда  үрчетелгән. Чит өлкәләргә дә саталар. Рәсәйнең өч регионында “Йолдыз” сорты реестрга кертелгән.  

“Башак” хуҗалыгы “Йолдыз”, “Иделле”, “Экада-109” сортларын район хуҗалыкларына да сата. Көзге чәчү өчен килеп алып та киткәннәр инде хуҗалыклар. “Хәят” сортын игүче хуҗалыклар да бар.

Кырларда язгы бодай җитешеп килә. Шушы көннәрдә суктырырга керешәчәкләр. Көзге чәчүне дә башлап җибәргәннәр башаклылар. Ике агрегат чәчүдә.

-Җирләрне сыйфатлы итеп әзерләдек. Көзге бодайның “Скипетр”, “Львовский”, “Башкирская-11” сортларын чәчәбез, - ди хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International