17 август: Актаныш аэропортында авиашоу

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Актанышта техник иҗатны үз итүчеләр Авиашоуга бик зур дулкынлану белән әзерләнделәр. Техник модельләштерү белән максатчан шөгыльләнүче остазлар да, укучылар да үзләре ясаган модельләрне кат-кат күздән кичерде, яңартты, яңа детальләр өстәде – камилләштерде. Авиашоу кысаларында алар үз күргәзмәлекләрен тәкъдим итәчәк.

Авиашоуга килгән кунаклар, иң элек, Актаныш белән танышачак. Техник иҗатчылар модель-күргәзмәлекләрен тәкъдим иткәннән соң, аэропортта Авиашоу ачылу тантанасы була. Авиа-модельләрнең ярышы, очкычларның маневрлар ясап очуы һәркем өчен дә мавыктыргыч булыр дип көтелә.

Хөрмәтле актанышлылар! Авиашоу Актаныш аэропортында 12 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International