Актаныш аэропорты! Актанышлылар янәдән Актанышка самолетлар очуын көтә

2018 елның 11 августы, шимбә

Америкада җитештерелгән  RV-7 спорт  самолетын Актанышта бүген бәйрәмчә – төсле шарлар, Актаныш бренды:чәкчәк белән каршы алдылар. Балаларның техник юнәлештәге эшләреннән күргәзмәлек тә эшләнгән иде аэропортта. Балалар иҗат үзәге белән берлектә мәктәпләр киләчәктә дә укучыларны техник эшчәнлеккә, робототехника юнәлешенә тартырга – яңа җиһазлар белән тәэмин итәргә уйлыйлар. 17 августта үтәчәк авиашоу белән башланып китәчәк ул. Бүген исә, пилотлар аэропортка төшү, һавага күтәрелү, очу мөмкинлекләрен өйрәнде.

Тәҗрибәле пилотлар белән аралашу, киләчәктә алардан мастер-класслар алу мөмкинлеге дә булу балаларны бүгеннән үк иҗатка этәрде инде. Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара фестиваль кысаларында да Актанышта Чаллыдан килгән тәҗрибәле пилотлар  дельталет ярдәмендә һавада төрле маневрлар күрсәткән иделәр.

Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән пилотлар белән аралашып иҗат итү, авиация юнәлешен үстерү киләчәктә Актанышка һава рейслары да булыр дигән ышаныч бирә. Бу хакта тулырак 17 августта үтәчәк авиашоу көнендәге хәбәрләрдә танышырсыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International